Яңа уку елы башлану белән Россия мәктәпләрендә кәрәзле телефоннарга кагылышлы яңа кагыйдә гамәлгә керәчәк. Укучыларга дәресләр вакытында мобиль элемтә чараларыннан файдалану рөхсәт ителмәячәк.
Әлеге таләп Россия Мәгариф министрлыгының боерыгы белән беркетелгән. Документ 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк һәм бер уку елы дәвамында — 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Әлеге чикләү гадәттән тыш хәлләргә кагылмый. Укучыга үзенең яки башка укучыларның, шулай ук мәгариф оешмасы хезмәткәрләренең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен кирәк булганда, шулай ук башка ашыгыч очракларда телефоннан файдаланырга рөхсәт ителәчәк.
Шулай итеп, гадәти дәрес вакытында мобиль элемтә чараларын куллану тыелачак. Әмма кичекмәстән элемтәгә керүне таләп иткән очраклар өчен искәрмәләр каралган.
Нет комментариев