Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

10 нчы сыйныфка кабул итмәүнең ике төп сәбәбен атадылар

Россия Мәгариф министрлыгы 10 нчы сыйныфка укучыларны кабул итү тәртибен аңлатты. «РИА Новости» хәбәр итүенчә, мәктәп укучыны ике очракта кабул итмәскә мөмкин: әгәр буш урыннар булмаса яки профильле сыйныфка керү өчен сайлап алуны үтә алмаса.

Министрлык белдергәнчә, мәктәптә урын җитмәү — кабул итүдән баш тарту өчен сәбәп булырга мөмкин. Мондый очракта ата-аналар мәгариф өлкәсенә җаваплы төбәк органнарына яки җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә ала. Алар укучы өчен башка вариантлар тәкъдим итәргә тиеш.

Профильле сыйныфларга яки аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешләренә кабул иткәндә мәктәпләр сайлап алу үткәрә ала.

Шул ук вакытта 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучы профильле сыйныфка үтә алмаса да, 10 нчы сыйныфта уку хокукын югалтмый. Аңа шул ук мәктәптә башка юнәлештәге сыйныфта яки якын урнашкан башка уку йортында урын бирелергә тиеш.

Россия Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, балигъ булмаган укучыларның урта гомуми белем алу хокукын тәэмин итү мәсьәләсе ведомство, Россия Генераль прокуратурасы һәм Дәүләт Думасы тарафыннан аерым контрольдә тотыла.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Чыганак/ РИА Новости

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев