Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Түбән Суыксу авылы артистларына: «Сезгә генә карап тордык!»

Тукай районында «Битлек» театр фестивале дәвам итә. Фестиваль кысаларында авыл үзешчәннәре үзләре әзерләгән спектакльләр тәкъдим итә. 29 мартта Түбән Суыксу авылы театры коллективы Рамил Вадигуллинның «Әлепле артистлары» дип исемләнгән комедиясен куйдылар.

Тамачашы зал тутырып килгән иде. Алар артистлар тормышына кереп китеп, алар белән бергә шатланды да, кычкырып көлде дә, моңсуланып та алды. 

Спектакль тәмамлангач, сәхнәгә Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Айсылу Галиуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсим Мөхәммәтҗанов чыктылар. Алар тагын бер кат артистларны алкышларга күмделәр һәм үзләренең соклануларын белдерделәр.

"Артистлар роль генә уйнамый. Алар үз геройлары тормышы белән яши, кайгыра... Без дә спектакль эчендә булдык! Күзне алалмыйча сезгә генә карап тордык", - дип сөйләде Айсылу Галиуллина. 

Спектакль тәмамлангач, тамашачы артистларны кайнар алкышларга күмде. "Афәрин, булдырдыгыз!" дип тә кычкырып куючылар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев