Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Без – яшь «артистлар»

Театр дигән дөньяда «кайнавыма» мин бик шатмын. 2013 елдан бирле Иштирәк мәдәният йорты каршында эшләүче «Тамчы» балалар театры һәм «Йолдызчык» фольклор коллективларына йөрим. Бу ике юнәлеш тә зур тырышлык таләп итә. Сыйфатлы чыгыш коллективның һәр кешесенә, аның осталыгына бәйле. Актер сүзе, жесты, мимикасы, тавыш тембры, интонациясе белән тамашачыны вакыйгага алып кереп китәргә, тамашачы актерны түгел, ә персонажны күрергә тиеш. 

Түгәрәкләргә без бөтен сыйныф белән йөрибез. Инде 5-6 спектакльдә катнашырга өлгердек. Берничә тапкыр безнең һәркайсыбыз төп рольдә уйнады, шулай ук массовкада да булды. Мәктәптә безнең инде соңгы ел, тугызынчы сыйныфта укыйбыз. Коллективларны калдырып китү, әлбәттә, безгә җиңел булмас. Шуңа күрә бүген бераз моңсурак, дусларым белән репетицияләрдә күбрәк йөрисе, «гастрольләргә» барасы, сагыначак кадерле вакытларны тагын да озаккарак сузасы килә. 
Җитәкчебез Гүзәл апа Һадиева белән без күпме репетицияләр үттек, күпме конкурсларда катнаштык. Аның башлангычы белән түбәндәге спектакльләр дөнья күрде: «Урман иясе Урманый» (Зөләйха Минһаҗева), «Өч кыз» (татар халык әкияте), «Каракның бүреге яна» (Фәнис Яруллин), «Мыгырдык» (Шамил Фәрхетдинов), «Тылсымлы төн», «Җенле күл» (Рәзинә Сәетгәрәева), «Аларның язмышы» (Абдулла Әхмәт), «Тук башак җиргә иелә» (Миргалим Харисов). Без спектакльләребез белән төрле шәһәрләргә, районнарга, авылларга чыктык. Республика, бөтенроссия бәйгеләрендә катнаштык, призлы урыннар яуладык. 
Башлангычыбызны кече-рәк сыйныф укучылары дәвам иттерсен, Иштирәкнең балалар үзешчән коллективлары гел үсештә булсын иде дип телим мин.

Айзилә Зәйнетдинова,
Иштирәк мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы. 

/ Фотолар Иштирәк мәдәният йортыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев