Бәткедә Сабан туе бүләкләрен машина белән җыйдылар
Бәтке авылында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, халкыбызның борынгы традицияләрен яңартып, Сабан туе бүләкләрен җыю йоласын оештырдылар.
Милли бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздыру максатыннан оештырылган әлеге чара дәртле биюләр һәм күңелле җырлар белән үрелде. Авыл халкы үзенең юмартлыгын күрсәтте: бүләкләр шулкадәр күп иде, аларны җыю өчен махсус транспорт җәлеп ителде.

Бәткелеләрнең бу бердәмлеге быелгы хезмәт һәм спорт бәйрәменең тагын да күркәмрәк һәм тамашачылар өчен кызыклырак узачагын раслый.

Фото: район мәдәният бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев