Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәм бүләк иттеләр

Теләнче Тамак авылына Актаныш районының «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле килеп онытылмаслык бәйрәм бүләк итте.

Бу очрашуга Иске Абдул, Сәмәкәй авылларындагы фольклор ансамбелләр, Мусабай-Заводтан яшь гармунчылар, Ташкичу, Яңа Бүләк, Таулык авылыннан гармун моңын сөйгән якташларыбыз да килгәннәр иде.

Иң башта кунакларны үзебезнең авыл белән таныштырып чыктык, яңгыр сибәләп торуга да карамастан гармуннар уйнап урам әйләндек. Гомер буе гармунда уйнаган, ирле- хатынлы озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән Шәймәрданов Сәетнур абый, Манзума апа һәм үзләре дә төп Актаныш ягыннан булган, җырга, гармун моңына гашыйк Фәхриевлар: Әхнәф, Энҗе гаиләләре кунакларны капка төбендә тәмле тәбикмәк, кайнар чәй белән каршы алдылар.

Чәй өстәле янында татар халык җырларын җырлап, рәхәтләндереп биедек тә әле. Соңыннан мәдәният йортында зур концерт булды. Концерт белән бергә күмәк рәвештә татар халык уеннары да уйналды. Кичә беткәч тә халык таралырга ашыкмады фойеда күмәк бию, аралашу, фотосессия башланды. Авылыбызда актанышлылар белән шундый җылы очрашу булды, килеп күңелләребезне күтәргән, ял бүләк иткән өчен аларга бик рәхмәтлебез.

Фәния Мөхәмәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев