Әкиятләр дөньясында: Иске Җирекледә балалар Шүрәле белән «очрашты»
Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә балалар өчен күңелле очрашу узды.
«Тукайның җанлы әкиятләре» дип исемләнгән чарада китапханәче Лилия Әхмәтовна балаларга Габдулла Тукайның тормыш юлы турында сөйләде. Шулай ук җыелганнар Тукай әкиятләренең иң серле герое — Шүрәле белән интерактив уенда да катнашты. Аның сорауларына җаваплар эзләделәр, үзләре дә викторина оештырдылар, дип хәбәр итә безгә Иске Җирекле авылының «Дуслык» үзәге директоры Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев