Чаллыда Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан истәлекле чара узды. Юбилей кичәсе мәдәният әһелләрен, рәсми вәкилләрне һәм шагыйрь иҗатын хөрмәт итүчеләрне бер сәхнәгә җыйды.
13 февральдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Юбилей уңаеннан узган чарага мәдәният вәкилләре, рәсми кунаклар һәм шагыйрь иҗатына битараф булмаган тамашачылар җыелды.
Кичәнең рәсми өлешендә Башкарма комитет рәисе урынбасары Винер Харисов котлау сүзе белән чыгыш ясады. Ул Муса Җәлил исеменең Бөек Ватан сугышы еллары тарихы белән аерылгысыз бәйләнешен һәм батырлык үрнәге булуын билгеләп үтте.
Чарага шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин чыгышы ямь өстәде. Ул Җәлил поэзиясенең бүгенге татар әдәбиятына йогынтысы турында фикерләре белән уртаклашты һәм шагыйрь истәлеген мәдәни тормышта даими саклауның әһәмиятен ассызыклады.
Тантаналы кичә “Хәл бу ки… Муса Җәлил” спектакле белән йомгакланды. Тамаша залдагыларга көчле тәэсир ясады. Әлеге чара Яр Чаллының республика күләмендәге юбилей вакыйгаларына керткән саллы өлеше булып, Муса Җәлил иҗатының бүген дә актуаль һәм илһам чыганагы булуын тагын бер кат дәлилләде.
Чыганак: Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев