«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»: Теләнче-Тамакта игелек кичәсе
Үткән ялларда Теләнче-Тамак авылының мәдәният йортында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» дип исемләнгән хәйрия концерты узды.
Аны оештыручылар — райондашларыбыз ирле-хатынлы Алия белән Дамир Исламовлар. Концерт һәм аның максатлары турында күбрәк белү максатыннан, бу гаилә белән элемтәгә кереп, барлык нечкәлекләре турында сораштык.

«СВОга киткән егетләребезгә ярдәм итү максатыннан, 3 ел элек хәйрия концертларын уздыру проектын башлап җибәрдек. Менә күптән түгел, нәкъ 3 март көнне бу эшебезгә 3 ел булды», — дип сөйләп китте әңгәмәдәшем.
Алия Исламова – тумышы белән Тукай районы Калмаш авылыннан. Баксаң, биредә яшәүче абыйсының улы махсус хәрби операция зонасына чакырылган булган. Тик, ни кызганыч, якыннары аның «һәлак булды» дигән кара хәбәрен ала… Менә шуннан соң Алиянең һәм аның тормыш иптәше Дамирның СВОдагы егетләргә тагын да катырак ярдәм итәсе килә башлый. Алар бергәләшеп хәйрия концертларын оештыру эшенә керешәләр.
«Концерт тәмамлангач, җыелган акчаны авыл җирлеге башлыгы һәм волонтерлар кулына тапшырабыз. Алар егетләребезгә кирәк-яраклар алып, аны СВО зонасына җибәрәләр. Аеруча да сөендергәне: күптән түгел Күзкәй мәдәният йортында концерт куйгач, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев үзе акчаны алып калып, махсус хәрби операция зонасына егетләребезгә илтеп тапшырган иде. Башка авыл җирлекләрендә дә шулай. Бер тиен акча да әрәмгә сарыф ителми. Барысы да СВОда егетләребезгә кирәк-яраклар алуга китә.
3 ел дәвамында хәйрия концертлары оештырып йөргәч, күп кенә артистлар белән аралашырга туры килде. Аллаһка шөкер, кемгә генә шалтыратсак та, алар бик теләп ризалашалар һәм ярдәмгә үз өлешләрен кертәләр», — ди Алия Исламова.

Аннары ул миңа Теләнче-Тамакта узган концерт турында да сөйләп китте. Биредә дә бай эчтәлекле һәм бик күп артистлар катнашында тамаша әзерләгәннәр алар. Концертта тамашачыга үзләренең иң матур җырларын һәм номерларын Илгизәр Мортазин, Илзирә Ибраһимова, Равил Галиев, Гөлдания Хәйруллина, Юлия һәм Иршат Нәбиевлар, Инзилә Сәлимова, Алсу Исрафилова, Илсур Насыйфуллин, Зөлфия Тимерова, Эльмира Хафизова, Ринас Әхмәтов, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Сәминә Фәррахова, Лиана һәм Наил Әнәсовлар, Алия Исламова, Динара Мусина, Альбина һәм Вилнур Әдиловлар, Ләйсән Галиева, Лилия Әхмәтова, Рүзәл Минһаҗев, Миләүша Фазылҗанова, Хәят, Маргарита Әхмәтҗанова, Аделина Әхмәтгалина, «Алсу» зур курчаклар театры бүләк иткән.

«Теләнче-Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдиновның сүзләре нык истә калды. Ул «Безнең мәдәният йорты сәхнәсендә бер көнне 40тан артык артистның чыгыш ясаганы юк иде әле. Бу беренче тапкыр!» дип әйтте. Чынлап та, оештыру эше бик күп вакытны һәм хәлне алса да, уртак эш эшләвебезне барыбыз да аңлый. Бөтенебез дә егетләребезнең имин булып кире өйләренә әйләнеп кайтуларын теләп торабыз. Әйтергә теләгәнем шул: халык беразга гына булса да борчу-мәшәкатьләрен онытып, безнең концертларыбызга килеп, күңелләрен күтәрсә иде. Кеше күп килеп, шул концертлардан кергән акчага СВОдагы егетләребезгә булыша алабыз икән, шуннан да зур бәхет була алмый», — дип уртаклаша әңгәмәдәшем.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» дигән шигарь бүгенге көндә аеруча тирән мәгънәгә ия. Теләнче-Тамак авылында узган бу концерт халкыбызның бердәмлеген, бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булуын тагын бер тапкыр раслады. Әлеге кичә һәркемнең күңелендә якты истәлек булып калыр. Тупланган акчаларның изге эшкә юнәлтелүе — халыкның игелекле эштән битараф калмавын да күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев