Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният дулкынында

Тукай районының «Яшьлек» ансамбле «Балкыш» фестивале гала-концертында тамашачыларны сокландырды

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган IX Республика ветераннар иҗат коллективларының «Балкыш» («Сияние») фестивале гала-концертында Тукай районыннан Гөлсинә Жиляева җитәкчелегендәге «Яшьлек» фольклор ансамбле уңышлы чыгыш ясады.

Халыклар бердәмлеге елына багышлап башкарылган лирик осетин биюе тамашачыларның кайнар алкышларына күмелде.

20 ел дәвамында авыл һәм район чараларында актив катнашып, чын халык традицияләрен пропагандалаучы әлеге коллектив район һәм республика күләмендә күп тапкырлар бүләкләнгән иде. Олы фидакарьлек таләп иткән хезмәтнең нәтиҗәсе уңай булды — артистлар сәхнәдә чын тамаша үрнәге күрсәтте. 

«Балкыш» фестивале җыр, бию һәм шигърият аша йөрәкләрне берләштерүче, ә өлкән буынның иҗаты исә яшьләрне милли мәдәниятне саклауга илһамландыручы җанлы күпер булуын тагын бер кат раслады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев