Теләнче-Тамакның «Өммегөлсем» ансамбле турыдан-туры кырда концерт куйды
Теләнче-Тамак авылының «Өммегөлсем» вокаль ансамбле урак өстенең иң кызган чорында турыдан-туры басуга барып, икмәк үстерүчеләр өчен иҗади җыен оештырды. Мактаулы коллектив үзенең җанлы һәм эчтәлекле чыгышлары белән хезмәт куючы иң яхшы комбайнчыларга тирән хөрмәтен белдерде.
Урак кампаниясе барышында кыр шартларында оештырылган мондый ачык һавадагы концертлар механизаторларның рухи халәтен күтәрү һәм аларга яңа хезмәт уңышларына көч-куәт бирү өчен гаять кирәк. Теләнче-Тамак мәдәният уңганнары кызу эш көнендә кыска вакытлы ял минутларында комбайнчыларны моңлы җырлары белән сөендереп кенә калмады, ә кыр батырларының күңелен күтәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев