Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда талантлы якташыбыз, танылган җырчы Илзирәнең сольный концерты аншлаг белән узды. Тамашачы сәхнәдәге гүзәллеккә, кабатланмас костюмнарга һәм җырчының яңгыравык матур тавышына сокланып утырганда, без концерт башланыр алдыннан гына сәхнә артына үтеп, тамашаның матур «продукты» нинди олы хезмәт бәясе белән әзерләнүен күрдек һәм артистның үзе, шулай ук аның иҗатдаш дуслары белән үзенчәлекле мохиттә әңгәмә корып алдык.
Тамашачы залда утырганда бәйрәмнең соңгы, искиткеч матур нәтиҗәсен генә күрә. Сәхнәдә камил итеп үз-үзеңне тотып, һәр җырга туры китереп төшерелгән утлар, профессиональ аранжировкалар... Ә асылда бу әйтеп бетергесез олы эш, айлар буе түгелгән хезмәт нәтиҗәсе булып чыга. Концерт башланырга санаулы минутлар калганда да сәхнә артында зур җаваплылык һәм хәрәкәт хөкем сөрә иде. Бу тыгыз графикка карамастан, Биклән авылы кызы Илзирә безнең өчен вакыт тапты һәм үзенең хис-кичерешләре белән чын күңелдән уртаклашты.

Җырчы бу очрашуны һәрвакыт зур дулкынлану белән ел да көтеп алуын яшерми. Кабат залда бер генә артык билет та калмавы — аның өчен иҗатына бирелгән иң зур бәя.
«Аллаһка мең шөкер, димәк, минем иҗатымны яраталар, җырларымны үз итәләр һәм ошаталар. Шуңа күрә тамашачым янына һәрвакыт олы сөенеч белән чыгам», — ди иҗатка гашыйк якташыбыз.
Аның әйтүенчә, сәхнәгә чыгар алдыннан хисләр ташкыны барыбер була, ансыз мөмкин дә түгел. Шунлыктан ул һәрвакыт үз тамашачысы каршына аяк басар алдыннан белгән догаларын укый, эченнән генә изге теләкләр һәм уңышлар тели.

Еллар үткән саен, җырчы аны белгән һәм аның җырларын яраткан тамашачыны нәрсә белән дә булса шаккатырасы, гел яңалык кертәсе килә икән. Шул сәбәпле, быелгы концерт программасын ул үзенә күрә бер эксперименталь тамаша дип атады. Программа чынлап та сюрпризларга бик бай иде: халыкка бөтенләй яңа җырлар, «табадан гына төшкән» өр-яңа клиплар бүләк ителде.

Концертның тагын бер күркәм һәм көтелмәгән үзенчәлеге — сәхнәдә яңгыраган күпсанлы иҗади дуэтлар булды. Илзирә күп кенә Чаллы композиторлары һәм авторлары белән хезмәттәшлек итә. Алар искиткеч матур көйләр язып бирсәләр дә, үзләре ничектер һәрвакыт күләгәдә, сәхнә артында кала кебек. Шул фикердән чыгып, җырчы үзенә җырлар иҗат иткән авторларны сәхнә түренә чакырырга һәм алар белән бергә дуэт җырларга уйлаган. Бу бөтенләй икенче төрле, җанлы һәм кызыклы формат булып чыкты.

Сәхнә артында әңгәмә оештырганда, Илзирәнең якын дусты, танылган җырчы Нияз Хаматшин да әлеге тамашаның уңышлы килеп чыгуына куелган хезмәтнең зур булуын билгеләп үтте һәм хезмәттәше турында соклану тулы фикерләре белән уртаклашты.
«Илзирә — нык тырыш кеше. Аның җырлары да үзе кебек көчле, һәрберсенең үз характеры бар, бер сүздән тамашачы күңеленә кереп китә ала. Үзенең үзенчәлекле җырлары, матур тавышы аша иң нечкә күңел кылларын тибрәтеп җибәрә. Читтән караганда артист тормышы җиңел дә, матур да кебек, ә төптәнрәк уйласаң, аның артында гаять зур хезмәт ята. Хатын-кыз җырчы өстендә икеләтә җаваплылык: ул бит әле тормыш иптәше дә, балалар үстерүче ана да. Күп ирләр дә мондый олы йөкне тарта алмый. Шуңа да Илзирәгә сокланмыйча мөмкин түгел. Мин аңа һәрвакыт уңышлар теләп язам, ул исә язганны бервакытта да игътибарсыз калдырмый. Бу концерт та искиткеч дәрәҗәдә узды! Биредә туган як та, мәхәббәт тә, сагыш та, шатлык-куанычлар да, патриотик җырлар да яңгырады. Илзирә бит әле менә шул туган якка мәхәббәт җырлары башкарып та дан тота. Кайдадыр матбугатта аны хәтта «Гимннар патшабикәсе» дип тә язып чыктылар. Әйе, аның төрле авылларга багышланган гимн җырлары күп, ә аларны теләсә кем җырлый алмый», — дип ассызыклады ул.

Тамаша кысаларында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева да Илзирәнең сәхнә һәм һөнәри эшчәнлегенә югары бәя бирде.
«Артист булып сәхнәгә менәр өчен чын мәгънәсендә героизм кирәк. Кайбер кешеләргә тәкъдим ясап, программага кертәбез, җырлап кит дигәч, күпләр курка, ризалашмый. Тик бу Илзирә очрагында түгел. Ул курыкмый, һәрвакыт эзләнүдә. Театр училищесындагы укытучым Асия Хәйруллина безгә: «Сез кешеләрдән 1 метр да 20 сантиметрга биегрәк торасыз!» — дия иде. Ә төп сәхнәнең биеклеге дә нәкъ шундый. Асия ханым безне сәхнәдә һәрвакыт гүзәл, матур булырга өйрәтте. Мин бу асыл сыйфатны Илзирәдә дә күзәтәм. Аллаһка шөкер, үзе белән дә, әнисе Рәзинә ханым белән дә яхшы мөгамәләдә без, концертка бик рәхәтләнеп килдек. Аның тавышы, моңы, җырлары, үз-үзен тотышы бик ошады. Әле менә күптән түгел генә күземә чүп кергән иде, шул очракта да Илзирәгә мөрәҗәгать иттем, ярдәм итеп, тиешенчә карап кайтардылар. Биредә аның кеше хәленә керә белүен, кайгыртучанлыгын аерым билгеләп үтәсе килә», — дип, җырчының игелекле йөрәгенә рәхмәт әйтте Гөлзада ханым.
Илзирәнең иҗатына сокланучылар арасында аның хезмәттәшләре дә күп иде. Тамашада катнашкан Яр Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсе баш табибы Зөфәр Насртдинов җырчының һөнәри өлкәдәге уңышлары белән дә уртаклашты.

«Талантлы кеше бар нәрсәдә дә талантлы була диләр бит. Бу нәкъ безнең Илзирәгә әйтелгән сүзләр. Безнең дәваханәдә дә ул җитәкләгән бүлек, Аллаһка шөкер, һәрвакыт алдынгылар рәтендә бара. Ул эштә дә сынатмый, иҗатта да ныклы адымнар белән алга бара. Без моңа чын күңелдән сөенәбез һәм шундый иҗади кеше белән бергә эшләвебез белән горурланабыз. Илзирәбез безнең хастаханә турында да бик искиткеч җыр иҗат иткән иде. Менә шушы матур иҗаты өчен аңа зур рәхмәт әйтәсе килә», — диде ул.

Баш табибның сүзләрен дәваханәдә бергә хезмәт итүче хезмәттәшләре дә тулыландырды. Әлеге зур тамашага Илзирәне хупларга дип килгән шәфкать туташлары ярдәмчесе Миләүшә Кыямова да җырчыга карата чиксез хөрмәтен белдерде:
«Илзирә безгә бөтен яклап та ошый. Аның сөйләве дә, сәхнә осталыгы да искиткеч дәрәҗәдә. Ул үзенең эше белән дә, үрнәк тәртипле, тәрбияле булуы белән дә һәркемнего күңеленә ятып тора. Аннары аның матур җырлары, авылларга багышланган гимннары бик аһәңле яңгырый. Илзирә белән шулай якыннан таныш булуыма һәм бергә хезмәт итүемә искиткеч шатмын», — дип, хезмәттәшенең шәхес буларак гүзәллеген ассызыклады.

Тамашаның искиткеч матурлыгы, зәвыгы һәркемне сокландырды. Җырчының сәхнә киемнәре аерым бер соклану уятты — һәр образы искиткеч затлы булуы белән аерылып торды. Бу кабатланмас сәхнә образлары өчен Чаллының танылган модельеры Гүзәл Вәлишина җавап биргән. Гүзәл ханым үзе дә тамашачылар залында утырды һәм үз хезмәтенең сәхнәдә ничек балкывын зур горурлык белән күзәтте.

Мәдәният сараендагы әлеге зур бәйрәмгә татар эстрадасының иң яраткан парлары — Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов үзләренең матур җырлары белән ямь өстәделәр.

Концерт залында яңа тамашачылар да шактый иде. Илзирәнең концертына беренче тапкыр килүче Расим Фәйзуллин да үзенең тәэсирләре белән бүлеште:
«Дөресен әйтәм, без Илзирәне моны кадәр белми идек. Чаллыда матур тавышлы, искиткеч гүзәл җырчының концерты була дип ишетүгә үк билетлар алырга булдык. Кичә бик шәп уза, халык та бик күп җыелган. Без үзебез гомумән концертларга йөрергә яратабыз, шуңа күрә Илзирәнең дә иҗатын карарга уйладык. Бик ошады, алга таба да килергә планлаштырабыз», — дип, иҗатның яңа дулкыннарын бәяләде.
Тамашаның төп махсус кунагы — Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, легендар җырчы Венера Ганееваның сәхнәгә чыгуы исә залны бөтенләй гаҗәпкә калдырды. Венера ханым җылы шаярту белән: «Мин Чаллы тамашасын күрү бәхетенә ирештем. Ә чаллылар мине күрү белән бәхетле булдылар!» — дип әйтеп, залда дәррәү алкышлар уятты.

Легендар артист Илзирәгә карата бик тирән һәм эчкерсез фикерләрен җиткерде:
«Иҗатташ дустым Рәзинә ханым Сәетгәрәеваның кызы булгач, мин Илзирәне һәрвакыт күзәтеп килдем. Моңа кадәр синең чыгышларыңны радио яисә телевидение аркылы гына ишетеп, карап барган идем. Һәм менә бүген син — олы сәхнәдә! Бу бит шаккатмалы хәл! Үз-үзеңне матур итеп тотышың, энергетикаң, харизмаң, тавышыңның искиткеч яңгырап чыгуы — барысы да камил. Син — чын артист! Алга таба да үзеңә уңышлар телим», — дип, яшь башкаручыга үзенең фатихасын бирде.
Залда Илзирәнең иң кадерле кешесе — аның әнисе, танылган шагыйрә һәм бик күп җырлар авторы Рәзинә Сәетгәрәева да утырды. Кызының олы сәхнә түрендәге уңышларын, олы шәхесләрнең аңа биргән югары бәясен күреп, чиксез горурланып утырган әни кешенең күзләрендә соклану һәм бәхет яшьләре ялтырады.

Кичә барышында Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев та сәхнәгә күтәрелеп, якташыбызга җылы котлау сүзләрен җиткерде, аның талантына һәм хезмәтенә зур бәя бирде.

Шундый ук матур теләкләрен җиткерергә Яр Чаллы медицина колледжы директоры Ирина Нургатина да килгән иде.

Якташыбыз Илзирәнең бу концерты — айлар буе түгелгән хезмәтнең зур бәйрәме генә түгел, ә иҗатның бөек көченә дан җырлау да иде. Көн саен ак халат киеп, кешеләр сәламәтлеге сагында торучы шәфкать туташының кичләрен сәхнә түренә чыгып, үзенең җылы моңы белән меңнәрчә күңелләрне дәвалавы — үзе бер соклангыч батырлык. «Энергетик» мәдәният сараенда дәррәү яңгыраган алкышлар тынса да, Биклән кызы бүләк иткән якты хисләр, туган якка тугрылык җырлары һәм җылы моң Чаллы халкы һәм Тукай районы халкы күңелендә әле озак сакланыр.

Нет комментариев