Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елында мәгариф хезмәткәрләре төп игътибарны укыту сыйфатын күтәрүгә юнәлтәчәк

Бүген районның мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенә җыела. Киләсе уку елы бу тармакта эшләүчеләр өчен аерата җаваплы булачак. Үткән елларда бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча беренче унлыкта барган район мәгарифе 2016-2017 уку елында кинәт түбәнгә төште. «Дөресен әйтергә кирәк, бу район, мәгариф идарәсе җитәкчелегенең, педагогларыбызның эшләп бетермәү нәтиҗәсе», - дип белдерде...

- Рамил Робертович, район мәгариф челтәрендә быел үзгәрешләр юкмы? Мәктәпләр, балалар бакчалары сакланып калдымы? Яңа объектлар төзелмәдеме?

- Үзгәрешләр юк. Районда быел да 17 унберьеллык, 5 тугызъеллык мәктәп, 25 балалар бакчасы, Куадыда мәктәп-бакча эшләячәк. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Новотроицкоеда 1 сентябрьгә башлангыч сыйныфлар һәм бакча өчен өстәмә бина ачыла, шулай ук Мусабай Заводның балалар бакчасында яңа төркем эшли башлый.

- Төзекләндерү эшләре кайсы учреждениеләрдә барды?

- Республика программасы кысаларында Мусабай Заводта мәктәп һәм бакча бинасы ремонтланды, федераль программа ярдәмендә Биклән мәктәбендә спорт залы яңартылды, республика бюджетыннан Иске Дөреш мәктәбендә «Балкыш» лагере өчен бина ремонтланды, иганәче ярдәме белән Куады мәктәп-бакчасының түбәсе алыштырылды. Боларга өстәп, һәр объектта җәй көне агымдагы ремонт эшләре барды.

- Өстәмә биналар ачу балаларның артуы белән бәйле. Бакчаларда урыннар җитмәү кайсы җирлекләрдә аеруча кискен тора? Мәктәпләрдә бу яктан хәл ничегрәк бәяләнә?

- Яңа уку елында мәктәпләргә 3200дән артык бала киләчәк, узган ел бу сан 3095 иде. Беренчеләр 410 бала булыр дип көтелә. Татар мәктәпләреннән Түбән Суыксуда, Мәләкәстә, рус мәктәпләреннән Яңа поселогында, Шилнәбашта, Круглое Поледа, Кнәздә укучылар саны узган елга караганда арта, Иске Абдулда, Мусабай Заводта, Күзкәйдә, киресенчә, кими. Ә бакчаларда урын җитмәү проблемасы, һәр елдагыча, шәһәргә якын җирлекләрдә кала бирә. Бу исемлеккә Яңа поселогы, Кече Шилнә, Круглое Поле керә.

- Мәгариф учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү ничек тора? Белгәнемчә, инглиз теле укытучылары җитми иде.

- Әйе, Иштирәк, Калмия, Боерган мәктәпләрендә андый проблема бар иде. Бүген икесендә сорау хәл ителде, Боерганга да белгеч эзлибез, уку елы башланганчы бу проблема чишелер дип уйлыйм. Педагогик кадрларның 23 проценты 35 яшькә кадәргеләр. Быел 8 яшь белгечне эшкә кабул итәчәкбез. Аларның берсе «Безнең яңа укытучы» грантына ия. Чыгарылыш сыйныфларны укытучы һөнәренә җәлеп итүдә республикада грант программасы эшли. Районнан анда ике укучы катнаша. Аларга ай саен 15 мең сум стипендия түләнә, белгечләргә, укып бетергәч, районда биш ел эшләү шарты куела. Педагоглар һәрдаим белемнәрен күтәреп тора: узган ике елда 9 мөгаллим укытучы-остаз, 17се укытучы-оста, 3есе өлкән укытучы грантларын алды. Бу яктан иң активлар Мусабай Завод, Бәтке, Биклән мәктәпләре.

- Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре түбән дисәк тә, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән аерым мәктәпләр бар бит. Алар кемнәр?

- Гомуми нәтиҗәләрдән күренгәнчә, барлык фәннәр буенча быел Кече Шилнә, Яңа поселогы, Теләнче Тамак мәктәпләрендә имтиханнарда үсеш күзәтелә. 80нән югары балл җыючылар Кнәздә, Новотроицкоеда күп. Унберенчеләрнең 6сы Россия Федерациясе медальләре белән чыкты. Бу балалар Биклән, Кнәз, Кече Шилнә, Түбән Суыксу, Мәләкәс, Теләнче Тамак мәктәпләреннән.

- Милли мәгарифне үстерү буенча нәрсә әйтә аласыз?

- Районда бу юнәлештә Түбән Суыксу мәктәбе һәм Теләнче Тамакның «Акчәчәк» балалар бакчасы - база учреждениеләре. Ел яңалыгы - рус телле балалар бакчасының 9ында быел татар төркемнәре ачыла, ә Яңа поселогы, Новотроицкое, Кнәз мәктәбендә беренчедән үк татар сыйныфлары эшли башлый. Телне үстерү максатында җәйге лагерьларда да чараларны татарча алып барырга тырыштык. Мәсәлән, «Балкыш»ка Казанда татар бүлекләрендә укучы студентлар вожатый булып килде. Милли телдә барган чараларда балалар бик теләп катнашты. Без моны үсеш дип саныйбыз. Рус телле укытучылар «Ана теле» онлайн-проектында катнаштылар. Аннары, быел республикада беренче мәртәбә укытучылар өчен татар теле буенча олимпиада үтте. Безнең телчеләр анда барысы да катнашты. «Татар телен иң яхшы белүче» номинациясендә Флера Гыймазова җиңү яулады.

- Яңа уку елына нинди бурычлар куясыз?

- Иң беренче чиратта сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүне, һәр юнәлештә күрсәткечләрне арттыруны, конкурслар һәм грантлар аша педагогларның һөнәри осталыгын үстерүне, укучыларның олимпиадада катнашуларын арттыруны максат итеп куябыз. Һәм иң мөһиме - безнең алда балаларны шәхес итеп, тормышта югалып калмаслык кешеләр итеп тәрбияләү бурычы тора.

Шушы эшләрне тормышка ашыруда барлык укытучыларга, тәрбиячеләргә уңышлар телим, хезмәттәшләремне яңа уку елы белән котлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев