Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбе укытучысы Венера Ситдикова «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Югары бүләкне аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.
5 октябрьдә Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Ситдиковага югары һөнәри бүләкләрнең берсе — «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исемен тапшырды.
Венера Надиловнаның бөтен хезмәт юлы бер мәктәп белән бәйле. Ул инде 36 ел Сәмәкәй мәктәбендә эшли, укучыларына белем һәм тәҗрибә бирә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Мактаулы исем педагогның күпьеллык хезмәтенә, һөнәри осталыгына югары бәя булды.
Фото: Тукай районы мәгариф идарәсе
Нет комментариев