Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районы мәктәпләрендә имтихан сынауларының кызган чоры

Бүген Тукай районы мәктәпләренең 283 чыгарылыш 9 нчы сыйныф укучысы химия, география һәм җәмгыять белеменнән төп дәүләт имтиханы тапшыра. Круглое Поле поселогы мәктәбендә хәзерге сәгатьләрдә сынау бара. Мәгариф идарәсе начальнигы Рамил Исаев әйткәнчә, бердәм дәүләт имтиханнарына һәм төп дәүләт имтиханнарына укучылар уку елы дәвамында зур тырышлык белән әзерләнде, шулай ук...

Бүген Тукай районы мәктәпләренең 283 чыгарылыш 9 нчы сыйныф укучысы химия, география һәм җәмгыять белеменнән төп дәүләт имтиханы тапшыра. Круглое Поле поселогы мәктәбендә хәзерге сәгатьләрдә сынау бара.

Мәгариф идарәсе начальнигы Рамил Исаев әйткәнчә, бердәм дәүләт имтиханнарына һәм төп дәүләт имтиханнарына укучылар уку елы дәвамында зур тырышлык белән әзерләнде, шулай ук психологик әзерлек тә узды. Имтиханнар расланган график буенча бара, ниндидер сәбәпләр аркасында сынауларга килмәгән укучылар юк. Кагыйдә буларак, имтихан нәтиҗәләре ике атнадан соң билгеле була. Шуңа күрә билгеләр турында сүз йөртү әлегә иртәрәк. Шулай да "Якты юл" газетасы хәбәрчесенә Рамил Робертович инглиз теле имтиханының нәтиҗәләре килүен әйтте. 26 май көнне узган сынауны 10 укучы тапшырган, барысы да бары тик 4, 5 билгеләрен генә алган. Район буенча уртача билге - 4,2.

Иртәгә 83 чыгарылыш сыйныф укучысы Новый поселогы мәктәбендә рус теленнән БДИ тапшырачак.

Уңышлар, сабырлык, түземлек сезгә, укучылар, әти-әниләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев