Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәмәкәй авылында экология дәресе узды

Таш, су, һава, урманнарны Табигать дип атыйбыз. Табигатьсез яшәп булмый Нигә соң сакламыйбыз? Елгаларны пычратабыз, Урманнарны кисәбез. Чишмәләрне чистартмыйбыз, Матурлыкны бозабыз. "Табигатьне саклагыз!" - дип язган, Лозунглар язып эләбез. Ә үзебез шул язу янында, Ашап-эчеп, чүпләп китәбез. (Низамиева Л.К.) 2017нче ел - Россиядә экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан...

Таш, су, һава, урманнарны

Табигать дип атыйбыз.

Табигатьсез яшәп булмый

Нигә соң сакламыйбыз?

Елгаларны пычратабыз,

Урманнарны кисәбез.

Чишмәләрне чистартмыйбыз,

Матурлыкны бозабыз.

"Табигатьне саклагыз!" - дип язган,

Лозунглар язып эләбез.

Ә үзебез шул язу янында,

Ашап-эчеп, чүпләп китәбез. (Низамиева Л.К.)

2017нче ел - Россиядә экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 6нчы март көнне мәктәбебездә 1-9нчы класслар өчен Бердәм экология дәресе узды. Биология укытучысы, Сагитова Л.Р. экологиянең нәрсә аңлатканын, табигатьне саклау-барыбызның да изге бурычы икәнен искә төшерде. Шулай ук экология, тирә-як белән бәйле булган проблемалар хакында, ул проблемаларның кешегә тәэсире, йогынтысы хакында да әйтелде. Табигатьне саклау өчен 2 юл бар: берсе - дәүләт законнары, икенчесе - экологик әхлак кагыйдәләрен булдыру. Тарих битләренә күз салсак, табигатьне саклау буенча дәүләт законнары Петр 1 патшалык иткәндә үк кабул ителгән, хәзерге көннәрдә дә бу законнар кабул ителеп тора, аларны бары тик үтәргә генә кирәк! Ә инде экологик әхлак кагыйдәләрен укучылар үзләре төзеп карадылар.

  1. Мин табигатьтәге үзгәрешләр өчен җаваплы!
  2. Мин табигатьтәге бер тереклек иясенә дә зыян салмам!
  3. Мин табигатьтәге бар тереклек иясенә дә ярдәм итәрмен!

Укучылар бу кагыйдәләрне үтәүләренә ышандырып калдылар.

Дәрес азагында табигатьне саклау буенча Россия һәм дөньякүләм үткәреләсе чаралар, табигатьне саклау көннәрехакында әйтелде, укучыларга кечкенә генә викторина үткәрелде, дип хәбәр итте Сәмәкәй урта комуми белем бирү мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р. Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев