Круглое Поле мәктәбенең беренче чыгарылыш укучылары 50 елдан соң кабат очрашты
Мәгариф

Круглое Поле мәктәбенең беренче чыгарылыш укучылары 50 елдан соң кабат очрашты

Круглое Поле урта мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары — мәктәпнең беренче чыгарылыш укучылары булды. Алар өчен бу очрашу - үткән елларны искә төшерү, яшьлек хатирәләренә кайту һәм классташлар белән кабат күрешү мөмкинлеге.

Хәтер күзе

 

Чыгарылыш укучылары үзләре укыган сыйныф бүлмәсендә очрашты. Бүген ул физика кабинеты булып хезмәт итә. Ярты гасырдан соң алар кабат парта артына утырды, кайчандыр мәктәп еллары узган урыннарда яшьлекләрен искә алды.

«Туган мәктәбебезнең 50 еллык юбилее — безнең өчен бик зур вакыйга. Ә иң кызыгы — без аның беренче чыгарылыш укучылары. Сигезенче сыйныфка кадәр шушы мәктәптә укыдык, ә тугызынчы сыйныфка Бәткегә йөрдек, — дип искә ала Татьяна Глущенко (кыз фамилиясе Великоиваненко).

— 10нчы сыйныфка күчәр алдыннан мәктәп төзелешендә үзебез дә катнаштык. Җәй буе төзелештә эшләдек, эшчеләргә булыштык, раствор ташыдык. 1 сентябрьдә яңа мәктәпкә килү хыялы белән яшәдек. Ул хыял тормышка ашты — 10нчы сыйныфны нәкъ шушы мәктәптә тәмамладык».

1977 елда нәкъ менә алар Круглое Поле мәктәбенең беренче чыгарылышы булды. Мәктәпнең архив фотоларының берсендә укучылар белән бергә белем бирү учреждениесенең беренче директоры Георгий Киселёв та төшкән.

«Туган мәктәбебез һәм укытучыларыбыз өчен чын күңелдән сөенәбез. Безгә тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иткән педагогларга зур рәхмәт. Мәктәбебез алга таба да үссен, чәчәк атсын һәм яңа уңышларга ирешсен», — дип уртаклаша Татьяна Глущенко.

Фотода сулдан уңга: Альмира Родионова (кыз фамилиясе Дәүләтшина), Гүзәлия Мостафина (кыз фамилиясе Гыйльманова), Галина Петрова (кыз фамилиясе Тукеева), Рузалия Самарканова (кыз фамилиясе Гайсарова), Ольга Лыжина (кыз фамилиясе Рудниченко), Татьяна Глущенко (кыз фамилиясе Великоиваненко).
Фотода сулдан уңга: Альмира Родионова (кыз фамилиясе Дәүләтшина), Гүзәлия Мостафина (кыз фамилиясе Гыйльманова), Галина Петрова (кыз фамилиясе Тукеева), Рузалия Самарканова (кыз фамилиясе Гайсарова), Ольга Лыжина (кыз фамилиясе Рудниченко), Татьяна Глущенко (кыз фамилиясе Великоиваненко).

 

Мәктәпнең 50 еллык юбилее тагын бер кат шуны күрсәтте: еллар узса да, укучылар һәм укытучылар буыннары алышынса да, туган мәктәпкә булган мәхәббәт үзгәрми. Ул һәркем өчен күңелдә сакланган, кабат кайтып күрешергә теләгән кадерле урын булып кала.


Нет комментариев