Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы Яңа поселогында премьера булды

Тукай районы Яңа поселогында 10 март көнне премьера булып узды - Мәдинә Маликованың "Моң" пьесасы сәхнәләштерелде. Талгын гына ишетелгән музыка һәм сәхнә уртасында машина төзәтеп утыручы алдынгы механизатор Гыйззетдин тамашачыларны кечкенә авылның зур проблемалы дөньясына алып кереп китте. Үз көенә тыныч кына йоклап яткан авылга яшь мәдәният директоры Каләмгөл килеп...

Тукай районы Яңа поселогында 10 март көнне премьера булып узды - Мәдинә Маликованың "Моң" пьесасы сәхнәләштерелде.

Талгын гына ишетелгән музыка һәм сәхнә уртасында машина төзәтеп утыручы алдынгы механизатор Гыйззетдин тамашачыларны кечкенә авылның зур проблемалы дөньясына алып кереп китте.

Үз көенә тыныч кына йоклап яткан авылга яшь мәдәният директоры Каләмгөл килеп төште һәм дөньяның асты-өскә килде. Клубны гөрләтеп эшләтеп, үрләр арты үрләр яулаучы яшь директорга авылның бердәнбер егете Радикның гына түгел, ир уртасы булып килүче гаилә башлыгы Гыйззетдиннең дә гыйшкы төшә. Мәхәббәттә уртак рецепт булмаганлыктан, һәр икесе үзенчә кызның күңелен яуларга тырышты.

Нәтиҗәдә, авылның өлгесе саналган гаилә таркала, аавылның бердәнбер фельдшеры Мөнирә ирсез, Зиләйлә әтисез кала.

Әйе, шулай да була икән! "Шыгырдап торган" егет Радикны сайламый, ир уртасы Гыйззетдингә яр була яшь, биеп- җырлап кына йөрүче Каләмгөл.

Мәхәббәткә киртәләр юк, диләр. Авыл советы рәисе, үзе әйткәнчә, "авылның хуҗасы" Илизә дә, Наилә карчык та каршы төшә алмый бу мәхәббәткә.

Иләкнекен чиләккә, чиләкнекен савытка бушатып йөрүче клуб җыештыручы Наилә карчык ролен Галия Зарипова шундый оста башкарды, тамашачы "аһ!" итте. Ә инде Зиләйлә ролен башкарган 14 яшьлек Алия Госманова, сәхнәдә үзен профессионалларча тотып, тамашачылар күңелендә киләчәктә моннан менә дигән артист чыгачак, дигән өмет уятты.

Төп рольләрне башкаручылар: Гыйззетдин - Рафаэль Гыймазетдинов һәм Каләмгөл - Сәрия Ахсанова. Алар турында ирексездән татар халкының мәкале искә төшә. "Мәхәббәтең бакага төшсә, су буеннан китмәссең", - диеп юкка әйтмәгән халкым. Радик (Рамиль Сәгъдиев) ничек кенә ярарга тырышса да, юк шул!

Ирексездән күзләр дымлана, яшьләргә ирек бирелә. Ә Радикның "Нишләдең? Нигә мин сине калдырып киттем", - диеп ачынып, ярсып кычкыруы тамашачыларның күңелләрен айкады.

Укытучылар Гөлнара Миңнегулова (Мөнирә) һәм Әлфия Шириева (Илизә) икесе ике төрле хатын-кыз ролендә. Һәр тамашачыны уйландырды һәм кылган гамәленә нәтиҗә ясатты.

Әсәрдә, кеше бәхетен җимереп, беркемнең дә, беркайчан да бәхетле булмаганлыгы, шәфкатьлелек һәм миһербанлыкның бар хисләрдән дә көчлерәк булуы кызыл җеп булып бара.

Театрны сәхнәгә куючы Сәрия Ахсановага, барлык артистларга һәм аларның гаиләләренә, әти-әниләренә, спектакльне сәхнәгә куюда булышучылар Гүзәлия Поповага, Гөлия Сәлимовага, Илшат Әхмәтсафинга, артистларга бәйрәм өстәле әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен Риф Имамовка һәм Әҗмәкәй җирлеге башлыгы Марат Фазылҗановка зур рәхмәтләребезне белдерәбез, дип барлык тамашачылар исеменнән хат юллады безгә ветераннар советы рәисе Нурия Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев