Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы Таулык авылында үзенчәлекле концерт узган

Яз. Табигать уянып кына килә, менә шул матур мизгелләрдә безнең хөрмәтле дә, кадерле дә булган гүзәл затларыбыз - хатын- кызларыбызның бәйрәмнәре күңелләргә аерым яңа төсмер бирә. Быел да бу бәйрәм һәрбер җирдә аеруча күңелле булып узгандыр. Тормышта әһәмиятле урын алып торган хатын-кызлар өчен затлы, матур, татлы бүләкләр белән беррәттән алар...

Яз. Табигать уянып кына килә, менә шул матур мизгелләрдә безнең хөрмәтле дә, кадерле дә булган гүзәл затларыбыз - хатын- кызларыбызның бәйрәмнәре күңелләргә аерым яңа төсмер бирә. Быел да бу бәйрәм һәрбер җирдә аеруча күңелле булып узгандыр.

Тормышта әһәмиятле урын алып торган хатын-кызлар өчен затлы, матур, татлы бүләкләр белән беррәттән алар өчен төрледән-төрле кичәләр, бәйрәм концертлары, ярышлар, конкурслар үткәрелә. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән башлап олыгаеп килүче өлкән үзешчән артистлар да бу бәйрәмгә аеруча дулкынланып әзерләнәләр.

Без дә Таулык авылында, үзенчәлекле булсын дип, оста гармунчы Наил Заһретдинов җитәкчелегендә Новотроицк авылы үзешчәннәре, Яңа Бүләктән Нәзир һәм Дилбәр Гыймазетдиновлар, шулай ук үзебезнең Таулык артистлары белән бик матур концерт оештырдык. Концертыбыз өр-яңа җыр - Таулык кияве Фәрит Якупов сүзләренә Таулык авылы клуб мөдире Назыйм Гыймазетдинов язган "Таулыгым" җыры белән башланып китте. Җырны бертуган Нәзир һәм Назыйм Гыймазетдиновлар бик оста итеп башкардылар. Аннан, сәхнә тутырып, Новотроицки үзешчәннәренең чыгышы башланды. Оста гармунчылар - җырчылар Наил Заһретдинов, Әхнәф, Фирдәвес Вәлиевлар, биюче һәм шагыйрә Зөлфия Фәттахова, моңлы җырчы Наилә Әхмәтҗановаларның матур-матур җырлары, биюләре тамашачының күңеленә бик тә хуш килде. Шулай ук Таулыктан Миңнур Мөхәммәтдинова, Рузалия Шакировалар дуэты, Ринат Насыйбуллинның моңлы җырлавы, Азатнур Ишмуратовның дәртле гармун моңнары, Яңа Бүләктән Нәзир Гыймазетдиновның курай моңнары, озын, моңлы татар халык җырлары, Дилбәр Гыймазетдинованың нәфис сүз белән чыгыш ясавы, Назыйм Гыймазетдиновның үзе иҗат иткән матур җырлары килгән һәрбер тамашачының күңел түренә үтеп керде. Тамашачылар кабат-кабат аларны алкышлап сәхнәгә чакырды.

Бәйрәм концертының программасын төзүче һәм оста итеп алып баручысы укытучы Энҗе Гыймазетдинова булды. Бәйрәм концертында шулай ук тәбрикләү сүзе белән Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов та чыгыш ясады. Тамаша соңыннан тамашачылар белән берлектә күңелле биюләр белән тәмамланды, дип хәбәр итте безгә Таулык авылы тамашачылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев