Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Камил Нәҗмиев Тукай районы халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

Хәерле көн мөхтәрәм райондашлар! Хөрмәтле ветераннарыбыз, игенчеләр, хезмәт алдынгылары! Тукай җиренең кадерле кунаклары!

Сезне район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән иң затлы милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихластан тәбрик итәм!

Сабан туе – ул хезмәт бәйрәме, язгы кыр эшләренең күркәм йомгагы. Ул халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Ә инде безнеӊ күпмилләтле районыбызда узган сабантуйлары халыклар дуслыгын чагылдыручы символ буларак та тормышыбызда әһәмиятле роль уйный, төрле милләт, төрле дин вәкилләрен бер мәйданга җыя. 

Кадерле дуслар!

Быелгы Сабан туе районыбыз тарихында аеруча мөһим вакыйгалар белән үрелеп бара. Нәкъ 50 ел элек Чаллы районы Тукай районы итеп үзгәртелде. Бу 50 ел – безнең җиңү-казанышларыбыз, уӊышларыбыз чоры. Шунысы куанычлы: районыбызда хезмәт сөючән, киң күңелле, уӊган кешеләр яши. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социаль өлкәдә ирешкән уңышлар күңелләргә бәйрәм рухы өсти.

Татарстан Республикасы Рәисе карары белән 2026 ел республикабызда Хәрби һәм хезмәт каһарманлыгы елы дип игълан ителде. Сабан туе мәйданында без хезмәт батырларын зурлыйбыз, әмма бүген безнең өчен хәрби каһарманлык та аеруча зур мәгънәгә ия. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребез бүген безнең тынычлыгыбызны, илебезнең суверенитетын саклый. Сугышлар тәмамланып, егетләребезнең исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтуларын көтәбез. Аларның әти-әниләренә, якыннарына сабырлык, сәламәтлек телибез!

Мөхтәрәм райондашлар, хөрмәтле кунаклар!

Бүгенге бәйрәм Сезгә бары тик уңай хисләр, яңа көч-куәт һәм шатлыклар гына алып килсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле мул уңышлар һәм тынычлык телим.

Сабан туе котлы мөбарәк булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев