Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яшь тукайлылар театр уйный

Районда балалар театр коллективларының «Баскычлар» («Ступени») дип исемләнгән фестивале старт алды. Фестивальнең төп максаты - балаларда милли театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, милли театр үстерүгә шартлар тудыру, татар язучыларының иҗатын пропагандалау, сөйләм телен үстерүдә булышлык итү.

Беренчеләрдән булып, Калмия авылыннан яшь үзешчәннәр коллективы жюри әгъзаларына Нәби Дәүлинең «Җырлап узган җәй» спектаклен тәкъдим иттеләр. Спектакль сабыйлар һәм әти-әниләр белән тулы залда, озакка сузылган алкышлар белән үтте. Менә алар - авылның үзешчән нәни артистлары: Язилә Сәхипгәрәева (баш рольдә - чикерткә образында), Ләйлә Имаметдинова (керпе), Алия Зәйнуллина (үрмәкүч), Данил Әюпов, Румил Ямалиев, Айназ Гыйльфанов, Зәлинә Сәхипгәрәева, Таңсылу Гәрәева, Айзилә Гыйльфанова, Зәрина Абиджанова (кырмыскалар). Декорацияләренең җиңел генә алмашынуы, костюмнарының тегелеше, кеп-кечкенә балаларның сәхнәне яратып уйнаулары һәммәбезнең күңеленә хуш килде. Әлеге спектакль биредәгеләр өчен күңел бәйрәменә әверелде. Балалар шундый ягымлылар, ачык күңеллеләр, әлеге сыйфатларын саклап кала алсыннар иде. Алар шундый энергияле, күп белергә омтылалар, кечеләре зурларыннан өйрәнәләр. Сәнгатьне үз иткән бала матурлыкны күрә белүе, фикер сөреше, үз-үзен тотышы белән аерылып тора ул.

- Барысы да балачактан башлана. Балаларның сәләтен ачу өчен мондый фестивальләр бик кирәк. Бүген ышанып әйтә алабыз: «Ступени» фестивале талантларны барлый. Әлеге фестиваль үсеп килүче буынны эстетик тәрбияләүгә юнәлтелгән. Компьютер белән мавыгу чорында бала китаптан, халык мәдәнияте байлыгы булган әкиятләрдән ераклаша. Безнең коллектив, балалар аудиториясен кызыксындырып, аларның матур әдәбият укуга игътибарын юнәлтергә тырыша. Алга таба «Иделкәем» балалар-яшүсмерләр үзешчән театр һәм курчак театрлары коллективларының республика конкурсының зона этабында катнашырга ниятебез бар, - дип сөйләде безгә коллектив җитәкчесе Альмира Гыйльфанова, редакциябезгә килгәч.

Мондый искиткеч спектакль куюда, һичшиксез, яшь актерларның (алар арасында хәтта III сыйныф укучылары да бар иде) сәләте, тырышлыгы, җитәкчеләренең дә өлеше зур.

Район буенча график нигезендә яшь тукайлылар көче белән куелган театраль тамашалар 5 февраль көнне - Теләнче Тамак, 6сы - Иштирәк, 8е - Калмаш авыл җирлекләрендә узачак. Теләге булган һәркемне тамашаларга көтеп калабыз!

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев