Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ветераннарга юбилей медальләрен тапшыру тантаналары уза

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Күзкәй авылының сугыш һәм хезмәт ветераннарына медаль тапшыру мизгелләре күңелләрне кузгатты. Бөек Ватан сугышына авыл җирлегеннән 642 кеше киткән. Күпчелеге яу кырында башын салган, исән-сау кайтканнары да авылны торгызу, сугыш китергән бөлгенлекне бетерү өчен көнне-төнгә ялгап эшләп, бакыйлыкка күчкән. Инде нибары 4 сугыш ветераны, 59 тыл...

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Күзкәй авылының сугыш һәм хезмәт ветераннарына медаль тапшыру мизгелләре күңелләрне кузгатты.

Бөек Ватан сугышына авыл җирлегеннән 642 кеше киткән. Күпчелеге яу кырында башын салган, исән-сау кайтканнары да авылны торгызу, сугыш китергән бөлгенлекне бетерү өчен көнне-төнгә ялгап эшләп, бакыйлыкка күчкән. Инде нибары 4 сугыш ветераны, 59 тыл ветераны исән. Халыкыбызның ил азатлыгы өчен яу кырындагы батырлыкларын, тылдагы түземлек, чыдамлыкларын, туган илгә, газиз җиребезгә тугрылыгын ахыргача күрсәтергә сүзләр табып бетереп булмый. Истәлекләрен кадерләү, аларның бөек батырлыгын килер буыннарга сөйләп калдыру, исәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтеп, алар алдындагы изге бурычыбызны үти алсак иде.

Мәдәният йортының матур итеп бизәлгән, җылы залына җыелган өлкәннәрне күргәч, тамакка төер утырды: олгайганнар, хәрәкәтләр акрын, күзләр җетелеген югалткан, хәтер дә чамалы инде, ә менә бу җыелу, очрашу аларның яшәешенә бер нур булып керер әле. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне тапшырырга да үз авылларының улы - район башлыгы Васил Хаҗиев килгән. Күр инде, ничек җылы аралашалар, бернинди рәсмилек, кем әйтмешли, «табыну» юк. «Васил апаем» дип мөрәҗәгать итәләр аңа өлкән авылдашлары, алар өчен «глава» түгел ул, ә аның әтисе-әнисе, яраткан әбекәе белән аралашып, бергә эшләп яшәгән, авырлыкларны бергә кичергән, бергәләшеп күпне күргән кешеләр...

Медальләрне тапшыру мизгелләре дә җылы аралашу, һәр ветеранның хәл-әхвәлен сорашу рәвешендә, күңелле җырлар, мәктәп балаларының матур чыгышлары белән уралып барды.

- Хөрмәтле ветераннар! Сезнең баштан узганнарны без китаплардан укып, киноларда карап кына беләбез. Ә сез кеше ышанмаслык ул кыенлыкларны үз җилкәләрегездә күтәргәнсез. Кырларда көне-төне эшләп, йорт-җир, ихатаны карарга, балалар, еш кына күңелләре китек сугыш ятимнәрен чын кешеләр итеп үстерергә дә көч тапкансыз. Кайдан килгән ул чыдамлык, холык үҗәтлеге?! Без сезнең арада уралып үстек, тегеләй бул, балам, болай бул дип утырырга вакытыгыз булмады, әнә шул чыдамлылыгыз, эштә, тормыштагы чорыслыгыгыз, күңелегез сафлыгы безнең буын өчен матур өлге булды. Сезнең аркада бүген рәхәт яшибез. Мең рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар, - диде Васил Гариф улы, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.

Аннары Тукай районы буенча хәрби комиссариат вәкиле сүз алды. «Сезнең бөек батырлык, туган илгә бирелгәнлек үрнәгендә ике буын үсте. Сугыштагы, талдагы хезмәт батырлыгыгыз аркасында тормышлар әйбәт бүген. Шунысы куанычлы, хөкүмәтебез дә сезнең турыда даими кайгыртучанлык күрсәтә башлады, бик күп чаралар үткәрелә», - диде ул.

- Без үзебездән күпкә көчлерәк дошманны зур югалтулар, фронтта, тылда халыкның тиңсез батырлыгы бәрабәренә җиңә алдык, - диде Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Сизов. - Халыкның бердәмлеге, туган илгә бирелгәнлеге дә зур көч булды.

Ветеран укытучы, 91яшьлек Икълимә Маннапова да истәлекләре белән уртаклашты:

- Ул елларда мәктәп укучылары авыл эшләрендә катнаша иде. Сугыш башлануы турында юл төзелешендә эшләп ятканда ишеттек. Авылдан берьюлы унбер кеше китте. Унынчы сыйныфны тәмамлый идек инде, ике егетебезне парта артыннан алып киттеләр яу кырына. Сугыш чоры кыенлыклары турында сөйләп торасы да килми, бик авыр булды. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, бүген сугыш һәм тыл ветераннары турында кайгыртучанлык тоеп яшибез, тыныч тормышның кадерен белегез, иҗтиһат итеп яшәгез, - диде ул, залдагы яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Васил Гариф улы һәр ветеранга җылы сүзен әйтеп, күкрәгенә медаль беркетә, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев һәрберсенә истәлек бүләкләр бирә, өлкәннәрне сәхнә алдына укучылар озатып килә. Бер караганда, тантаналы, бәйрәмчә мизгелләр. Әмма, ни генә булмасын, залда, кешеләрнең халәтендә сагыш чагыла. Сугыш китергән яралар яши, һәр яз саен яңара, хатирәләрне кузгата шул. Резедә Миргалимова, Рөстәм Әхмәтханов, Рафис Хәсәнов башкарган җырлар да, ничектер, сагышлы тантанага уралган иде. Иң сөендергәне - залда укучы балаларның күплеге, аларның бу очрашудагы активлыгы, олыларга хөрмәт күрсәтә белүләре. Зур корбаннар белән яуланган бүгенге тыныч тормыш алар өчен бит, кадерен генә белә күрсеннәр...

Калмаш авылында да медальләр тапшыру тантанасы үтте.

Әлеге чарада алты - сугыш һәм егерме дүрт тыл ветеранын юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр белән зурладылар. Ветераннарга үзенең җылы теләкләрен авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина, район Советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, район хәрби коммиссариатыннан килгән Сергей Ряднинский җиткерде. Авыл халкы, мәктәп укучылары ветераннарның батырлыкларына янә бер сокланып, аларга рәхмәтләр әйттеләр, исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр, дип хәбәр итте Калмаш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Л. Карамова.

Биклән мәдәният йортында сугыш елларында аяусыз көрәшкән һәм фидакарь хезмәт куйган сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасында район вәкилләре - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Роза Гыйззәтуллина һәм район мобилизацияләү бүлегенең баш белгече Хәлил Хәбибуллин да катнашты. Юбилей медальләрен ветераннар зур горурлык хисе белән кабул итте. «Сафлары елдан-ел сирәгәеп барган өлкән буынның киләчәк буынга әйтеп калдырасы сүзләрен хәрефләп җыяр вакыт җитте. Биклән авылында да сугыш афәтен кичергән ветераннар саны көннән-көн кими бара. Бүгенге көндә алар бишәү: Мөнирә Гәрәева, Рәфкать Сарманаев, Әхсән Бикатов, Шәйхлислам Кәримов һәм Миннәхмәт Гайсин. Тыл ветераннары - 58, сугыш чоры балалары 150 кеше исәпләнә. Тыныч көннәрдә дә безгә үрнәк, авылның йөзек кашы булып яши бу батырлар», - диде үзенең котлау чыгышында Биклән авыл җирлеге башлыгы М. Сәхбиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү