Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Уңган савымчы Мәгъфирәнең йорт-җире дә гөлләр бакчасы

"Гигант" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - авыл хуҗалыгының бөтен тармаклары эшчәнлеген бердәй оешкан итеп алып баручы, киләчәкне алдан күзаллап, бүгенгесен барлап, үзганын анализлап эшләүче көчле, тотрыклы хуҗалык. Кайбер хуҗалыклар, терлекчелеккә тотылган чыгымнар акланмый дигән сылтау белән сыерларның баш санын күпләп киметкән чорда да биредә савым көтүен бер генә башка да киметмәделәр....

"Гигант" хуҗалыгының алдынгы савымчысы Мәгъфирә ханым безне гөлбакча шикелле ямьле ишегалдында каршы алды. Уңган кеше бар яктан да уңган инде. Бакчасында бер чүп күрмәссең, 100ләп төп помидор үсентесе уңыштан сыгылып утыра. Кыяр түтәле әле дә саргаймаган, ямь-яшел булып уңыш бирүен дәвам итә. Бөтен җирдә аллы-гөлле чәчәкләр: күзнең явын алырлык розалар, астралар, кашкарыйлар. Бакча - хуҗабикәнең горурлыгы, эштән кайткач арган тәненә сихәт, күңеленә ял бирүче, "әбекәй" дип янәшәсендә йөгереп йөрүче оныклары белән мәш килеп кайнаша торган рәхәт бер дөньясы.

Яңа поселогына алар 1975 елда тормыш иптәше Камил белән Минзәлә районы Дәвек авылыннан килеп урнашалар. Берсе фермада, икенчесе механизатор булып эшләргә атлыгып торган яшь гаиләгә совхоз эшчеләре өчен яңа гына төзелгән таш йорттан фатир да бирәләр. Шул көннән бирле 32 ел инде сыер сава Мәгъфирә, хезмәт кенәгәсендә бер генә язу аның. "Эшен шулкадәр яратып, белеп башкара, тырыш та, өлгер дә ул безнең Мәгъфирә. Эшен-көндәлек мәшәкатен исәпли башласаң, исәбенә чыгарлык түгел: төркемендәге 40 сыерның 33е савым сыеры, таналар-бозаулар белән бергә 50 башка җыела. Ничек кенә җитешә торгандыр: кайчан килеп кермә, маллары һәрвакыт чиста, караулы, аслары җыештырылган. Әле азык бирүне дә үзе контрольдә тота, бөтен улакларга да вакытында, тиешле күләмдә салынганмы, сыйфаты әйбәтме дип тикшермичә маллары яныннан кузгалмый ул. Шушы хуҗалыкта эшләү дәверендә мин аның бер генә тапкыр да эшкә соңга калганын, уртак эшкә кырынлык китергәнен хәтерләмим. Терлекчелектә яңа гына хезмәт юлын башлаган яшьләргә бөтен яктан үрнәк булырлык матур кеше. Мәгъфирә кебек уңганнар тырышлыгы белән алынган продукция бәрабәренә алты ел инде кредит алмыйча хуҗалык итәбез. Корылыклы елда да сөт җитештерүнең рентабельлеген 45-50 проценттан киметмәдек, бүген дә, нигездә, шул акчага хуҗалыкны яшәтәбез," - дип, ел башыннан бүгенге көнгә кадәр үз төркемендәге тулай савымны 1547 центнерга җиткергән һәм әлеге чорда һәр сыердан 4688 килограмм сөт савып алган хезмәт алдынгысына ихлас рәхмәтен җиткерде хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов.

Сабыр холыклы, тыйнак булуы белән хезмәттәшләренең дә ихтирамын яулаган Мәгъфирә Зарипова. "Киңәш-табышка да шулкадәр рәхәт кеше ул. Ярдәменнән беркайчан да ташламый", - диләр аның турында.

Гаиләсендә дә ачык йөзле, игътибарлы хатын, балалары Рамил белән Гөлгенәгә кайгыртучан, ягымлы әни, 14 ел бергә яшәгән килене Гөлназга бер сүздән аңлашып яшәүче зирәк, акыллы каенана, оныклары Равил, Нияз, Айдар, Камилә һәм Азалиягә сөйкемле әби ул. Тырыш хезмәтнең төбе хөрмәт, игелек һәм бәрәкәт икәнен оныкларына да әкренләп төшендерә Мәгъфирә. Яңа гына сауган тәмле сөтнең дә, кызарып пешкән хуш исле икмәкнең дә каян, ничек килгәнен күреп-белеп үссеннәр, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: савымчы