Төзүчеләр көне белән!
Районның төзелеш хезмәткәрләре һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим. Намуслы хезмәтләре өчен район халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткереп, һәммәсенә дә саулык-сәгадәт, бәхет, эшләрендә уңышлар телим. Гомер бакый төзүчеләр иң кирәкле, һөнәр ияләренең берсе булып калалар. Чөнки торак йортмы, социаль-мәдәни, җитештерү объектларымы - барысына да иң элек төзүчеләр нигез һәм беренче...
Районның төзелеш хезмәткәрләре һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим. Намуслы хезмәтләре өчен район халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткереп, һәммәсенә дә саулык-сәгадәт, бәхет, эшләрендә уңышлар телим.
Гомер бакый төзүчеләр иң кирәкле, һөнәр ияләренең берсе булып калалар. Чөнки торак йортмы, социаль-мәдәни, җитештерү объектларымы -
барысына да иң элек төзүчеләр нигез һәм беренче кирпеч сала.
Бүгенге көндә районда бик күп объектлар төзелде, гамәлдәге күпсанлы федераль һәм республика программаларына керүгә ирештек. Капиталь ремонт программалары буенча балалар бакчалары, мәктәпләр төзекләндерелә, Круглое Поледа яңа клуб төзелә, Яңа Байлар, Казаклар авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары куллануга тапшырылды. Районыбызның коммуналь оешмалары һәм төзүчеләр торак пунктларны газлаштыру, коммуналь челтәрләрне яңарту, юллар төзү буенча колачлы, дистә миллионлаган сумнарга исәпләнгән эш башкара. Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча йөзләгән гаиләгә фатирлар бирелде. Халык яшәеше өчен мөһим бу объектларның һәммәсендә төзүчеләребез эшли, алар авылларыбызны ямьләндерә, көнкүрештә һәркемгә көн саен кирәк булган уңай шартлар тудыралар.
Хөрмәтле төзүчеләр! Барыгызга да бәрәкәтле тормыш, гаиләләрегезгә иминлек, тыныч күк йөзе телим.
Муниципаль район башлыгы -
Васил Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев