Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Туган телдә башланадыр тәрбия

Тукай районы Новотроицкое авылының «Ромаш- ка» балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көнен шигырьләр һәм җырлар, тамашалар һәм биюләр, рәсемнәр һәм кул эшләре белән билгеләп үттеләр.

Туган тел бәйрәме алдыннан «Ромашка»да мәктәпкәчә балалар учреждениеләре мөдирләре өчен семинар узды. Ул Габдулла Тукай әсәрләре аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ике теллелек сөйләм культурасын үстерүгә багышланган иде.

Балалар бакчасы фойесында татар халкының бөек шагыйре әсәрләре темасына күргәзмә әзерләнгән иде. Су анасын, аның алтын тарагын, кәҗә белән сарыкны, Шүрәле һәм хәйләкәр Былтырны өлкән төркем тәрбияләнүчеләре картон һәм фоамираннан, пластилиннан һәм башка материаллардан ясаганнар.

Кече яшьтәге балалар Габдулла Тукай әсәрләре геройларын сурәтләгәннәр, аларның эшләре аерым бер игътибарны җәлеп итеп тора.

Балалар бакчасының яңа бинасы, аның иркен заллары, инвалид балалар өчен җайланмалары белән танышып, семинарда катнашучылар төркемнәрдә дәресләрдә булдылар. Искәртеп узабыз, Новотроицкийда 220 балага исәпләнгән балалар бакчасы быел февраль аенда Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында ачылды.

Балалар бакчасы ачылганнан бирле күп вакыт үтми, әмма тәҗрибәле һәм тынгысыз мөдир Татьяна Гусева җитәкчелегендәге педагогик коллектив үз тәрбияләнүчеләрен татар теленә өйрәтүдә зур уңышларга ирешә. Татар төркемнәре оештырылды, аларга 88 бала йөри.

Педагог Венера Салихова кече төркем тәрбияләнүчеләре катнашында «матур җырлар белән без алга барабыз» исемле уен үткәрде. Сабыйлар өчен туган татар телендә үткәрелгән дәрестә урман хайваннары исемнәрен кабатладылар, төс һәм исәп-хисап белемнәрен ныгыттылар. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, педагогның сорауларына актив җавап бирделәр. Венера Басировнага исә балаларны мактап аларның күңелләрен күтәрде. Төркемдә, кунаклар күп булуга карамастан, балалар үзләрен ирекле һәм ышанычлы тоттылар.

Бакчада инглиз телен тирәнтен өйрәнүче төркемгә 18 бала йөри. Аларның остазы тәҗрибәле педагог, тел белгече Зөлфия Гахраманова күп эшли, әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре чит телне җиңел үзләштерсен өчен тырыша. Балалар үз осталыкларын ачык дәрес формасында узган чарада күрсәттеләр.

Татар телен белмәгән балалар йөри торган төркемдә тәрбияче Илүзә Сафиуллина ачык дәрес үткәрде. Сценарий буенча, бала- лар куянга бүләк эзләделәр һәм эш барышында туган сорауларга, биремнәргә җавап бирделәр. Алар татар телендә чыгыш ясаганнан соң, алар шигырьләр сөйләделәр, ә ахырда озын колаклы дуслары хөрмәтенә җыр башкарып кунакларнаң күңелене күрделәр.

Ачык дәресләрдән соң барысы да балалар бакчасының актлар залына үтте. Стенада Габдулла Тукайның зур портреты, сәхнәдә бөек шагыйрь әкиятләренә декорацияләр. Педагоглар белән очрашуның концерт өлешен логопед Ләйсән Зәйниева матур итеп алып барды. Аудитория һәр номерны җылы кабул итте. Балалар Габдулла Тукай шигырьләрен, татар һәм рус биюләрен башкардылар, кызыклы инсценировкалар күрсәттеләр.

Ул уңышлы килеп чыкты. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр чыгыш камилләштерелгән, беркем дә сүзләрен, хәрәкәтләрен онытмаган. Сәхнәдә 5-6 яшьлек малайлар һәм кызлар чыгыш ясады. Бөтен педагогик коллективның, ата-аналарның, кыскасы, сәхнә артында калганнарның зур эше башкарылганы сизелде. Ә «Ромашка» бакчасы балалары зур бәйрәм оештырдылар, ул һәркемнең хәтерендә үрнәк булып калачак. Чара ахырында район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Ләйсән Спиранская район балалар бакчалары мөдирләре алдында чыгыш ясап, балаларның сөйләмен үстерү буенча көн саен тырышып эшләүнең мөһимлеген, уен формасында татар телен белү кирәклеген билгеләп үтте, әти-әниләре белән эшләүгә игътибарны юнәлтте.

Семинарда катнашкан Новотроицкий авыл җирлеге башлыгы Дамира Габделхаева авыл җирлеге составына керүче биш торак пунктта төрле милләт кешеләре яшәвен билгеләп үтте. Алар арасында татарлар- 54,4 процент, руслар- 40,4 процент, башка милләт вәкилләре- 3,2 процент. Татар телен, аның мәдәниятен һәм горефгадәтләрен белү һәм саклау бик мөһим. Ул семинарда катнашучыларга Новотороицк авылында очрашуга килгән өчен рәхмәт белдерде, үсеп килүче буынны тәрбияләү эшендә уңышлар теләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X