Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тәүге кыңгырау Белем дөньясына чакырды

Районның барлык мәктәпләрендә дә Белем көне тантаналы линейкалар һәм Бердәм Универсиада дәресләре белән башланып китте. 2012-2013 уку елында парталар артына 2920 укучы утырды. Шуларның 288е мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керде. Иштирәк урта мәктәбендә тәүге кыңгырау беренче сыйныфка килүче 3 бала өчен чыңлады. Быел биредә фән нигезләрен 41 укучы үзләштерәчәк....

Көн салкынча булса да, чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпкә ашыгучы балаларның күңелләре күтәренке, бигрәк тә әниләре җитәкләп беренче сыйныфка алып килүче кечкенәләрнең йөзендә тантаналы җитдилек. Ни дисәң дә, бүгеннән алар - мәктәп укучылары. Алда өр-яңа дөнья - берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч сәяхәтләре белән Белем дөньясы көтә. Ә аны танып-белү өчен укырга һәм язарга өйрәнергә кирәк.

Шул хакта сабыйларның күңеленә үтеп керерлек матур сүзләр, якты теләкләр белән ихлас котлавын җиткереп, Васил Гариф улы мәктәптә бирелә торган белемнең кешене шәхес буларак формалаштыруда, тормышта үз урынын табарга ярдәм итүдә ролен ассызыклады, балаларны тырышып укырга, дәресләрнең һәр минутын үсеш-алгарыш максатында файдалы һәм нәтиҗәле итеп үткәрергә чакырды. Шулай ук җылы котлау сүзләрен авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Закиров, авылның мөхтәсибе Марат хәзрәт, мәктәп директоры Фәния Гобәйдуллина, 28 ел башлангыч сыйныфларны укытучы Резидә Туктарова, "Миләүшә" балалар бакчасы мөдире Ләйсирә Закирова һәм әти-әниләр исеменнән Гөлнара Гарифуллина җиткерделәр, изге теләкләрен әйтеп, бүләк тапшырдылар.

Бәйрәмнең сценарие да балаларның да, өлкәннәрнең дә күңелендә онытылмаслык матур тәэсир калдырырлык итеп төзелгән иде. Беренче сыйныф укучылары Айзилә Зәйнетдинова, Риваль Нургалиев һәм Марат Мостафин әкияти персонажлар белән бергәләп кая гына сәяхәт кылмадылар: әллә никадәр сорауга җавап бирделәр, сәнгатьле итеп шигырь дә сөйләп күрсәттеләр, әлифбасын сатып театр билеты алган, ләкин укый-яза белмәгәч, аның нинди спектакльгә икәнен белми аптыраган Буратинога акыллы киңәш тә бирделәр, үзләре белән бергәләп укырга чакырдылар. Мальвина белән дә, төсле рәсемнәр белән бизәлгән өр-яңа китаплар алып килгән Әлифба белән дә дуслаштылар. Рольләрне шундый оста итеп башкарган китапханәче Алия Закированың, мәдәният йорты режиссеры Гүзәл Хадиеваның, төрле образларга кереп шигырьләр сөйләгән укытучыларның талантына, сәхнә осталыгына сокланып утырдылар әти-әниләр. Өлкән сыйныф укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль монтаж да мәктәп тормышының иң матур мизгелләрен чагылдырды.

Тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгелләр: тугызынчы сыйныф укучысы Рамил Хадиевның көчле иңнәрендә - кулына кыңгырау тоткан күбәләк кебек ап-ак канатлы кызчык, беренче сыйныф укучысы Айзилә Зәйнетдинова. Тәүге кыңгырау чыңына тагын ихлас котлау, рәхмәт сүзләре кушыла, укучылар, әти-әниләр укытучыларны котларга ашыга. Ә беренчеләрне тыйнак елмаеп, әниләрчә иңнәреннән кочкан укытучы Резидә Туктарова быел 29нчы Белем бәйрәмен каршылый. Үзләре дә чәчәк букетларына тиң балалары белән бергә куаныч-горурлык кичергән Укытучының бәхетле мизгелен фоторәсемгә төшерәм. Гомумән, талантлы, гыйлемле педагоглардан торган тату коллектив тупланган биредә. 14 укытучының барысы да югары белемле, үз фәннәре буенча зур тәҗрибә туплаган педагоглар. Ышанычлы, ныклы белем алып чыга бу мәктәптән балалар, елның-елында иң көчле югары уку йортларын сайлыйлар. Ә мәктәп биредә - авылның соңгы тоткасы да, карап торган өмете, киләчәге дә. 3 баланың беренче сыйныфка килүен әнә ничек сөенеп, авыл тормышындагы иң зур вакыйга итеп кабул итә халык. Хәерле сәгатьтә, яңа уку елы уңышларга, җиңүләргә бай булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф Белем бђйрђме 1 сентябрь