Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сайлаучылар илдәге тотрыклылыкның саклануын, киләчәкнең имин булуын телиләр

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сайлаулар буенча йомгаклау матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутаты мандатына Татарстаннан партия исемлекләре буенча ун, бермандатлы округлардан алты кандидатның ия булачагын белдерде. Шулай итеп, ил парламентында безнең республикадан уналты депутат эшләячәк, диде ул.

Шулай ук Әгъзам Гобәйдуллин сайлау кампаниясенең соңгы нәтиҗәләрен дә җиткерде. «Республикада 18 сентябрь көнне 2 млн 275 мең 566 татарстанлы тавыш бирүгә килде. Бу - барлык сайлаучыларның 78,78 проценты. Бердәмроссиялеләр Татарстанда 85,31 процент тавыш җыйды», - дип белдерде ул.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьеваның хәбәр итүенчә, партия исемлекләре буенча районда 28609 кеше тавыш бирде. Бу - барлык сайлаучыларның 95,99 проценты. Сайлауга килүчеләрнең 27156сы, ягъни 94,92 проценты, «Бердәм Россия» партиясен яклады.

Яр Чаллы бермандатлы 29нчы сайлау округы буенча Тукай районы территориясендә 28578 кеше тавыш бирде. Бу - сайлаучыларның 95,99 проценты. Әлеге округ буенча депутат мандатына җиде кандидат дәгъва итә иде. Район территориясендә алар арасыннан иң күп тавыш җыючы «Бердәм Россия» партиясеннән теркәлгән Әлфия Когогина булды. Сайлаучыларның 25952се, ягъни 90,81 проценты, аны яклады.

Участокларда сайлаулар оешкан төстә үтте. Биналар ачылганчы ук, халык мәктәп, мәдәният йорты ишегалларына җыелды. Активлык көн буена дәвам итте. Авылларда, сайлау уңаеннан, концерт чаралары уздырылды, үзешчәннәр һәм читтән чакырылган артистлар чыгыш ясады, сайлау биналары эченнән көн дәвамында музыка яңгырап торды. Кайбер авыл җирлекләре сайлаучыларны чәй һәм кайнар коймак белән сыйлау мөмкинлеген дә тапты. Барлык участокларда полиция хезмәткәрләре дежур торды, «Бердәм Россия», «Гадел Россия», ЛДПР сәяси партияләреннән һәм кандидатлардан күзәтчеләр эшләде. Редакция корреспондентлары һәм авылларда эшләүче махсус хәбәрчеләребез, сайлау участокларында булып, тавыш бирүнең барышы буенча репортаж әзерләделәр.

Күзкәй мәдәният йортындагы 2645 номерлы сайлау участогында Яңа Байлар, Иске Байлар, Күзкәй авылларында яшәүчеләр тавыш бирде. «Беренче тавыш бирүче Факил Шәрипов Иске Байлар авылыннан ук килеп җиткән. Аңа, бу истәлекле көн билгесе итеп, бүләк тапшырылды», - диде комиссия әгъзасы Назилә Авзалова. Сәгать 12гә 704 сайлаучының 315е тавыш биргән иде инде. Яңа Байлардан Фидаил, Роза, Алия Асылмәрдәновлар нәни Әмирне җитәкләп килгәннәр. Шулай ук безнең күз алдында Ландыш белән Фәнис Шәмсиевлар, Гөлия һәм Фәннур Әхтәмовлар үзләре теләгән кандидатларга тавыш биреп чыктылар.

- Сайлауларны калдырганым юк. Депутатларыбызның эше дә күренсен иде. Мәсәлән, безнең Яңа Байлар авылының Алмалы урамына юл салдырсыннар иде, - диде шәфкать туташы булып эшләүче Флүрә Габдрахманова. Илнур Вилданов «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә эшли. Ул да республикадагы тотрыклылык, тынычлык өчен тавышын бирде.

Комиссия әгъзалары авыру һәм үзләре йөри алмаган кешеләргә дә тавыш бирү мөмкинлеге тудырдылар: алар 50 сайлаучының өйләренә бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев