Көн үзәгендә

Район аграрийлары халыкара күргәзмәгә бара

Район аграрийлары 1-3 июльдә Казанда үтәчәк «АГРОВОЛГА-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашачак.

1 июльдә район җитәкчелеге һәм фермерлар түгәрәк өстәлгә фикерләшүгә җыела, 2 июльдә чарага район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация бара. Шул ук көнне С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе күргәзмәгә күп сөт бирә торган голштино фриз токымлы сыерын тәкъдим итәчәк.  


Нет комментариев