Өмәләр башланды. Кнәз мәктәбе укучылары җиң сызганып эшкә кереште
1 апрельдән санитар чистарту буенча икеайлык старт алды. Быел барлык авыл җирлекләрендә өмә 16 апрельдә узачак. Кнәз урта мәктәбе укучылары, шимбә көнен көтмичә, мәктәп территориясен тәртипкә китерергә хәзердән үк тотынганнар.
Мәктәп янында безне технология укытучысы Азат Йосыпов каршы алды.
- Кар эреп бетте, билгеле инде, кыш буе җыелып килгән чүп-чар да әллә кайлардан күзгә ташлана. Технология дәресләрендә акрынлап мәктәп ишек алдын чистартырга, тәртипкә китерергә карар иттек. Бүген бирегә 5 «А» һәм 5 «Б» сыйныф малайлары белән чыктык, - ди ул, төшке аштан соң ял итеп утыручы укучыларга күрсәтеп. - Балалар бер сәгатен эшләделәр инде. Вакыт бик күп булмаса да, алар кар астыннан чыккан яфракларны җыярга җитештеләр. Яфракларны бер өемгә җыябыз, алар черегәч, ашлама хасил булачак. Шулай ук мәктәпкә керә торган капка янын тәртипкә китердек. Икенче дәрестә чия бакчасына керергә җыенабыз. Җирне казып, туфракны көпшәкләндерәбез. Кичә мәктәп ишек алдында 6нчы сыйныф укучылары белән эшләдек, иртәгә 7нчеләр чыгарга тиеш. Балалар урамга бик теләп чыгалар, һава торышы да әйбәт бит. Саф һавада физик эш белән шөгыльләнү алар өчен файдалы да, - диде миңа укытучы.
Кулларына себерке тоткан ике кызчыкка күзем төште. Үзләрен 5 «А» сыйныф укучылары Азалия Тәхәвиева һәм Ксения Хохлова дип таныштырдылар. Аларның да технология дәресе икән.
- Мондый яхшы һава торышы булганда, урамнан керәсе дә килми. Бергә-бергә эшләгәндә күңелле дә. Мәктәп территориясен чистарту - безнең бурычыбыз, үзебез йөри торган сукмаклар, үзебез уйный торган мәйданчыклар бит. Бар җирдә дә тәртип, чисталык булса, күңел сөенә, - диделәр кызлар.
Шулай ук технология дәресе укытучысы Наталья Цендер белән дә сөйләшеп алдым. Ул да балаларның мәктәпне чиста тотуда катнашуын хуп күрә.
- Өмә көнен көтмәскә, атна башыннан ук территорияләрне бүлеп, бер кавымлап тәртипкә китерергә булдык. Кичә кызлар белән мәктәп бинасы артын себердек, бүген алгы якта эш итәбез. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыйдык, үләнне тырмаладык. Кызлар нык тырышып эшли, бар көчләрен бирәләр. Көннәр тагын да җылыткач, чәчәк түтәлен күчереп утырту планлаштырылды. Кызлар алдан ук әзерләп куйган үсентеләрен алып киләчәк.
Чынлап та, балалар бик шатланып эшли. Чүп-чар өчен пакетлар, тырма, себерке тоткан яшүсмерләр шау-гөр килә, эш кайный. Иң мөһиме - балалар үзләре укыган мәктәпне бик теләп тәртипкә китерәләр.
P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев