Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Милләттәшләр җыелды

6-9 декабрьдә башкалабызның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае эшләде. Мәртәбәле җыенда Татарстан дәүләт җитәкчелеге, төрле илләрдән 300дән артык кунак, 800 делегат һәм 120 журналист катнашты. Газетаның алдагы санында хәбәр ителгәнчә, районыбыздан бу зур чарага муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев шәрәфле кунак итеп...

Корылтайны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты һәм котлады. Пленар утырышта Татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров узган биш елда башкарылган эшләр турында сөйләде.

БТКның контроль-ревизия комиссиясе рәисе Әнвәр Алмаев Башкарма комитетның 5 еллык эшчәнлегенә хисап тотты.

Пленар утырыштан соң эш 3 секциягә бүленеп дәвам итте. Татарстан Фәннәр академиясе бинасында - "Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны", "Казан" милли мәдәният үзәгендә - "Татар милләтенең үсеш юллары", IT-паркта - "Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге" темаларына фикер алышу һәм резолюцияләр кабул итү булды.

Шимбә көнне "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында пленар утырышның икенче өлеше үтте. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Шулай ук пленар утырышта секцияләрдә булган эшләргә йомгак ясалды. Әйтик, татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны турындагы фикер алуга нәтиҗә ясап, Дәүләт шурасы комитеты рәисе, БТК БК әгъзасы Разил Вәлиев съезд исеменнән, Татарстан Президенты статусын һәм милли республиканы саклап калу турында ил башлыгына мөрәҗәгатъ итәргә тәкъдим итте. Шулай ук утырышта татар халкының этник үзенчәлекләрен саклау концепциясе проекты каралды. Корылтай резолюциясе өстәмәләр һәм төзәтмәләр белән кабул ителде, "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертелде.

"Конгрессның V корылтаенда төпле һәм конструктив чыгышлар ясалды, милләт өчен кызыклы мәсьәләләр күтәрелде, җитди идеяләр яңгырады. Зур эшләребезне барладык, киләсе бишьеллыкта алда торган бурычларны билгеләдек", - дип ассызыклады Татарстан Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Соңрак БТК җитәкче органнарын сайлау узды. Иң элек делегатлар тәкъдиме белән, Башкарма комитетка 77 әгъза сайланды. Яңа әгъзалар беренче утырышларын үткәреп, рәис сайлады. Нәтиҗәдә, алдагы 5 елда да Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Ринат Закиров җитәкчелек итәчәк. Аның беренче урынбасары булып янә Ренат Вәлиуллин сайланды, калган урынбасарлар исә бюро утырышларында билгеләнәчәк. Башкарма комитет президиумына исә 28, бюросына 13 кеше сайланды.

Р. Закиров, үз чиратында, зур ышаныч күрсәткән өчен барысына да рәхмәт белдерде, кайда гына яшәсәк тә, без - бер милләт балалары, ә безнең эшлисе эшләр күп, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтендөнья татар конгрессы