Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Көн үзәгендә

Күчемсез милекне мошенниклардан ничек саклап калырга?

Массакүләм мәгълүмат чараларында күчемсез милек сатып алганда мошенниклык схемалары турында хәбәрләр күбәйде. Моны истә тотып, Росреестр гражданнар өчен методичканы яңарткан.

Мошенниклар төрле ысуллар кулланып кешеләрнең ышанычын яуларга тырыша. Аның иң таралган ысулы  – телефон аша. Таныш түгел, шикле номер шалтыратса, трубканы алып та тормагыз. Әгәр дә инде алгансыз икән һәм сөйләүче кешенең таныш булмаганын белгәч, шунда ук  телефонны өзегез. Бу номерны кара исемлеккә кертеп куйсагыз да комачауламас.

Кайвакыт телефоннан шалтыратучы мошенниклар, кешеләрне кемдер аларның күчемсез милек турындагы мәгълүматларын үзләштерергә омтыла дип куркыта. Ахыр чиктә, фатирны сатарга күндерәләр, ә алынган акчаларны үзләрендә сакларга яки игелекле эшләр өчен тапшырырга була дип ышандыралар.

Кагыйдә буларак, мошенниклар дәүләт хезмәтләре порталында милекче аккаунтын ватканнарын һәм бу портал аша килешү төзергә омтылуларын бәян итәләр. Тиз арада бу эшләрне туктату өчен алар телефонга килгән кодларны соратып алалар. Ни кызганыч, мошенниклар турында көн саен кисәтеп торсалар да, аларның тозагына эләгүчеләр байтак.

Күчемсез милек белән сату-алу эшләре башкарганда, документларны яхшылап тикшерегез.  

Мошенниклар ялган документлар (ышанычнамәләр, милек хокукы турындагы документлар, паспортлар) куллана. Мисал өчен кеше, әлеге фатирны сату хокукына ия булмаганнардан фатир сатып ала һәм тораксыз да, акчасыз да  кала. Кыскасы, ышанычнамәләргә ышаныч юк! Сатучыдан милеккә документларның төп нөсхәләрен күрсәтүне таләп итегез. Әгәр аларны сезгә күрсәтмәсәләр, шикләнергә сәбәп булачак.

Шуны истә тотыгыз,  Росреестр хезмәткәрләре беркайчан да милекчеләргә үзләренең шәхси мәгълүматларын хәбәр итү үтенечләре белән шалтыратмый. Әгәр сезгә кинәт шундый шалтырату килеп, кеше үзен Росреестр хезмәткәре дип таныштырса, бу хакта кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.
Күчемсез милек мошенниклыгыннан үзеңне ничек сакларга? Иң гади ысул – Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына күчемсез милек объектларын шәхси катнашудан башка теркәү мөмкин түгел дигән гариза бирү. Бу гаризаны биргәч, сделкаларда сездән башка эш итә алмаячаклар.

Гаризаны күпфункцияле үзәктә, «Госуслуги» порталында, Росреестрның шәхси кабинетында тапшырырга була.

Сатып алына торган объектның тарихын өйрәнегез. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан актуаль выписка соратып алыгыз. Шулай ук бу милек турында күршеләрдән яки подъезд, йорт буенча өлкән итеп билгеләнгән кешедән нинди дә булса мәгълүмат белеп була. .

БДКМРнан алынган выписка фатир сатучысының аның законлы милекчесе булуына инанырга ярдәм итәчәк. Документтагы язуларны сатучының документы белән яхшылап чагыштырыгыз. Барысы да тәңгәл килергә тиеш. Бу выписканың ялган түгел икәнен, андагы QR-код аша кереп Росреестр сайтында тикшерергә була.

Мошенникларга үзебезне алдатмыйк. Нинди генә шикле очракка юлыксагыз да, тиз арада хокуксаклау органнарына хәбәр итегез.

ТР Росеестр матбугат үзәге хәбәрләреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев