Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Круглое Полега суның салкыны да, кайнары да яңа торбалардан киләчәк

Бүгенге авыл шәһәрнекеннән ким шартларда яшәми. Газы кергән, эчә торган суы да, кайнары да краннан агып торган уңайлы шартларда, иркен матур йортларда яшәү инде нормага әйләнеп бара. Круглое Поле поселогында да әнә шул максаттан иртә яздан бирле төзелеш туктап тормады. Беренчедән, "Чиста су" программасы кысаларында поселокның яңа өлешендә су челтәрләре...

Без барган көнне дә төзелеш мәйданында чын урак өсте иде.

- "Бәтке коммуналь челтәрләре"нең Бәтке һәм Круглое Поле участоклары хезмәткәрләре җәй буе шушындый киеренке режимда эшләде. Кояшлы коры көннәрнең һәр минуты исәптә булды. Тик җылылык торбаларын да алыштыруга керешкәч, эшче куллар җитми башлады. Шуңа күрә калган 8 километрда су челтәрен яңартуны тизрәк төгәлләү максатында Казаннан ике бригада составында тәҗрибәле экскаваторчы, монтажчы, электр белән эретеп ябыштыручы белгечләрне чакырырга булдык. Вакыт ашыктыра, салкыннар башланганчы барысын да эшләп өлгерергә кирәк," - ди субподрядчы оешманың җитәкчесе Григорий Петров. Поселокның яңа йортлардан торган өлешендә инде су челтәрләре трассасын сузу тулысынча төгәлләнгән, төзүчеләр иске өлештәге торбаларны алыштыра. Кайнар су торбаларын алыштыру белән шөгыльләнүче "Тукайҗылылыкгаз" предприятиесе, "Яңа коммуналь челтәрләре" хезмәткәрләре дә эшне кызу тота. Бу аңлашыла да, 1 километр арада 4 рәт торбаны 5 катлы 13 йортка, балалар бакчасына һәм мәктәпкә килә торган җылылык трассасын яңартып өлгертер өчен вакыт чыннан да бик аз калып бара. "Акча килү бераз тоткарланды, кулга кермәгән акчага ышанып кышка каршы сүтеп ташларга да аптырадык. Инде алай да, август ахырында иске трассаны сүтә башладык, акча килү анык билгеле булгач, егетләр тәүлекләп эшләделәр. 8 сентябрьдә акча күчте, 12 сентябрьдә төзелеш материалларын тиз арада кайтарып эшкә дә керештек. Бүгенгә эшнең яртысыннан артыгы башкарылды. Республикадан килгән 4 миллион сум тулысы белән үзләштерелде, шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә икенче траншка да хат җибәрелде. Ничек тә өлгерергә кирәк. Җитешми җаебыз юк, халык дүрт күз белән көтә, бигрәк тә балалар. Ә балалар бакчасына җылылык бу атна азагында биреләчәк," - дип ышандырды Григорий Николаевич.

Корыч торбаларны бер-берсенә тоташтыручы егетләрнең һәр хәрәкәте төгәл: һәр җөй-ялгау урыны кабат-кабат тикшерелә. Чокырга салынганчы, торбаларның тышы башта грунтлана, аннан буяу белән каплана, иң соңыннан изоляция материалы белән тышлана. "Төзелеш материаллары барысы да югары сыйфатлы. Торбалар корычтан, ныклы, чыдамлы, изоляция материалы да ышанычлы, полиуретаннан. Ә үзебездән торганын булсынга дип эшлибез," - диделәр "Бәтке коммуналь челтәрләре" эшчеләре - баш энергетик Андрей Губенко, электр белән эретеп ябыштыручылар Алексей Шигалев, Сергей Воробьев, Олег Смирнов, слесарь Сергей Маратаев, шулай ук "Тукайҗылылыкгаз" предприятиесе эшчеләре Рафил Нуриев һәм Тәлгать Ризатдинов. Бу фикерне "Яңа коммуналь челтәрләре" электр белән эретеп ябыштыручылары Нәвис Салихов, Нияз Мәрдәнов һәм Мөхтәр Гыйззәтуллин да куәтләделәр. Круглое Поле поселогында яшәүчеләргә бу ышаныч һәм өмет бик тә кирәк бүген, чөнки алда салкын кыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коммуналь тармак