Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Коммуналь тармакта кызу эш өсте

Районда күп авыллар күз алдында үсә, зурая. Шәһәргә якын торак пунктларда йорт салучылар, җир алучылар шактый. Әле кайчан гына юлы да булмаган кечкенә генә Кырныш авылы перспективасызлар рәтендә иде, ә хәзер монда 600 йорт хуҗалыгы өчен җир бүленгән. Участок алырга теләүчеләр кимеми.

Кырнышның урыны бик матур, елга буена урнашкан, хәзер авылга асфальт юл салынды. Калмия җирлеге башлыгы Камил Сәхапов тагын 5 елдан Кырнышта йорт хуҗалыклары саны 1000гә җитәчәк дип фаразлый. Төзелеш өчен җирләр бүленү, йортлар салыну - сөенечле гамәл, әмма ул үз артыннан коммуникацияләр сузу - су, газ, электр бирү, юллар төзү проблемаларын китереп тудыра. Бу вәкаләтләр җирле хакимиятләргә тапшырылса да, күп вакытта аларның бюджетларында әлеге зур чыгымлы эшләрне башкаруга акчалар булмый.

Кырнышның да яңа төзелгән өлеше өчен коммуникацияләр мәсьәләсе җитди тора. Әлеге уңайдан биредә быел гына да инде дүрт җыен уздырылды. Мәсьәләне өлешчә шәхси инвестицияләр исәбенә хәл иттеләр. Җир хуҗалары акча җыешып артезиан коесы казытты, 600 метр суүткәргеч торбалар суздырды. Бу эшләрне "Яңа коммуналь челтәрләре" хезмәткәрләре башкарды. Редакция хәбәрчеләре килгән көнне дә эшнең гаять кызган чагы иде.

Биредә Нәвис Салихов, Фәрит Әхмәтсафин җитәкчелегендәге ике бригада эшли. Торба салу өчен чокырларны трактор белән Риф Хәмидуллин ярып бара. Фәнис Юнысов автокран белән чокырга төшергән торбаларны, коеларны Рифкать Гыйниятуллин, Заниф Салихов, Раушан Янгиров, Илгиз Нурхәмитов, Нияз Мәгъдәнов монтажлый, көйли. Ике бригада да эшне дилбегә кактырмыйча, үзләре белеп, осталык белән башкара.

- Егетләр вакыт белән исәпләшмиләр, кичкә кадәр эшлиләр. Өйләренә дә соңга калып кайталар. Җәйге чорда район халкыннан су кертүне сораган мөрәҗәгатьләр күп керә. Аларны булдыра алганча тизрәк хәл итәргә, канәгатьләндерергә тырышабыз, - ди җәмгыятьнең башкарма директоры Камил Нуретдинов.

Реклама

Бу егетләргә якын тирәдә эшсез утыру янамый - Тогаевада, Комсомолец поселогының су челтәрләрен тулысынча, Новотроицкоеда күп катлы йортларга килгән 310 метр торбаны алмаштырасы бар, Ильбухтинодан да заявкалар кабул ителгән. Борды авылында 700 метр суүткәргеч яңартылган, анда да эшне төгәлләргә кирәк.

- Эш күп, әмма зарланып әйтүебез түгел, аның күплеге күңелне генә күтәрә. Су кертүне сораган мөрәҗәгатьләр көн дә диярлек керә. Эшне сыйфатка зыян китерми, тиз башкарырга тырышабыз. Шуңа күрәдер, бу төр хезмәтләр буенча көндәшлек зур булса да, безгә килүчеләр кимеми, - ди "Татарстан коммуналь челтәрләре" җәмгыяте баш инженеры Рөстәм Гәрәев.

Коммуналь тармак хезмәткәрләре әнә шулай җәйнең санаулы көннәрен нәтиҗәле үткәрергә тырышалар. Иске торбаларны алмаштыралар, коммуникациялар булмаган урамнарга яңаларын сузалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коммуналь тармак участок ќир

2
X