Кнәз мәктәбе укучылары Сосновый Бор поселогының яңа хоккей кортында мавыктыргыч уеннарда катнашты
Узган якшәмбедә Сосновый Бор поселогынының яңа төзелгән хоккей кортында үзенчәлекле чара үтте. Ул көнне балалар бергәләп тимераякларда шудылар, хоккей уйнау буенча ярыштылар, төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар. Ярышларда Кнәз мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары актив булды. Уеннарны алар халыкара кышкы спорт төрләре көненә, икенче төрле әйткәндә, кар көненә багышлап үткәрделәр.
Барлык шартларны булдырып төзелгән бу хоккей кортында Сосновый Бор халкы бик теләп шөгыльләнә. Инде газетада хәбәр иткәнебезчә, шугалакны бу җирлектә эшләүче «Феникс» җәмгыяте төзегән иде. Яңа балалар бакчасы һәм спорт комплексы арасында барлыкка килгән бу корт янында ук киенү-чишенү өчен җылы вагон да куйганнар.
Биредәге чараларны оештыручы Виктор Беловның әйтүенчә, шугалакка бакча балаларыннан башлап өлкән яшьтәгеләргә кадәр йөри. Һәрберсенең шөгыльләнү вакытын билгеләп график төзелгән. Кнәз мәктәбенең V-X сыйныф укучыларыннан «Феникс-1» һәм «Феникс-2» дигән хоккей командалары оешкан.
Узган атнада безгә Сосновый Бор поселогындагы хоккей корты белән беррәттән тагын Новотроицкое, Комсомолец һәм Кнәз урта мәктәбе каршындагы шугалакларда булырга туры килде. Новотроицкоеда без барганда өлкән сыйныф укучылары дәресләрдән чыгып, физкультура укытучылары Эльмира Авзалова белән кортны кардан чистарту белән мәшгульләр иде. «Хәзер чистартып бетерәбез, аннары тагын бер кат су сибеп катырабыз. Егетләребез шулай үзләре тәртипкә китереп торалар, үзләре уйныйлар. Мәктәп укучыларыннан һәм өлкәннәрдән торган хоккей командаларыбыз бар. Хоккейдан бушаганда да корт авыл яшьләре белән шыгрым тулы була», - дип аңлатып үтә Эльмира Авзалова. «Корт төзелгәнче елгада каткан бозда уйный идек инде. Бик шатбыз бүген шушындый шугалагыбыз булганга», - диләр мәктәп укучылары Дима Соколов һәм Игорь Грудилов.
Комсомолецта хоккей корты узган ел яңартылган. Мәктәп директоры Әлфия Әгъләмованың әйтүенчә, балалар бирегә физкультура дәресләрендә чыгалар. Әлегә командалар юк. Укучылардан бушагач, поселок яшьләре килә. Артык активлык булмаса да, җанлану сизелә, ди директор.
«Татарстан» совхозы поселогында мәктәп янындагы шугалакта без барганда бер кыз бала гына шуып йөри иде. Укучыларның дәресләрен тәмамлап, мәктәптән кайтып киткән вакытына туры килдек. «Ашап, киемнәрен алыштырып яңадан киләләр алар. Кичкә таба шугалак тула. Яшьләр дә, өлкәнрәкләр дә килә», - дип аңлатып үтте мәктәп директоры Люция Сәләхова. Шуны гына раслагандай, тимераякларын күтәреп, урта яшьләрдәге ир-ат белән мәктәп яшендәге малай килеп җиттеләр. Ир-ат бирегә беренче тапкыр килүен, быел гына тимераяк сатып алуын әйтеп үтте. Янында туганының улы - V сыйныф укучысы Артем Миңнекәев икән. «Кирәк икән, кардан чистартырга да килербез - үзебез өчен бит», - диләр алар.
Кыскасы, без йөреп чыккан шугалакларның барысына да халыкның актив йөрүен әйттеләр. Ышандык, сүз дә юк. Чөнки барысы да каралган, чистартылган, тимераяк эзләре ярылып ята. Шәһәр яны поселокларында гына түгел, читтәге авылларда да шулайдыр дип уйлыйбыз. Җай булса, аларга да барып чыгарбыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев