Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Каз ярминкәләре башланды

Үткән ялларда Чаллының «Палитра» сәүдә үзәге каршындагы Азатлык мәйданында каз ярминкәләре башланды. Монда Татарстанның 16 районыннан фермер һәм шәхси хуҗалыклар катнашты. Каз һәм башка төр продукция алырга дип килгән чаллылыларны күңелле концерт программасы белән үзешчән сәнгать коллективлары сәламләп, кәефләрен күтәреп торды. Ярминкәдәге бәяләрне белеп кайту максатыннан мин дә урынга чыктым.

Ярминкә көнне мәйдан сатучылар һәм сатып алучылар белән гөрләп торды. Мин әкрен генә рәтләр буенча киттем. Менә Чистай районының Кызыл-Ялан авылыннан килгән Әхтәм абый Дәүләтшин ярминкәдә сатуга дип үзе үстергән күркәләр алып килгән. Бәяләр белән кызыксындым.
- 1 килограммын 300 сумнан сатам. Күркәнең авырлыгы төрлечә була, мин үстергәннәр арасында 8-12 килограммлылары да бар. Сатып алучылар шактый. Үзем хәзер инде ничә ел күркә асрап сату итәм. Чаллыда ярминкәләр Яңа елга кадәр була дип ишеттем. Анда да килергә исәпләп торам, - диде Әхтәм абый.
Бәяләр дигәннән, алар, дөрестән дә, төрлечә иде. Бер түшкә үрдәкне - 400-500, индоуткаларны (күркә катнаш үрдәк) - 500-1000, күркәләрне - 1000-4000, казларны 1000-1800 сумга сатып алырга мөмкин иде.
Мәш килеп каз сатучы апалар янына килеп бастым, Күзкәйдән килгән Эльмира Гәрәева, Гөлфия Әхмәтҗанова һәм Гөлфия Муллахмәтова янында кеше гел өзелмәде. Кемдер бәя сораса, икенчеләре ашыга-ашыга каз үлчәтте. Бәяләрне әллә ни артык югары куймаганнар: казның килограммын - 300дән, индоуткаларның түшкәсен 1000 сумнан саталар иде. Ярминкәгә шулай ук ысланган каз (түшкәсе 1300 сум), тавык та (500 сумлап) алып килгәннәр.
- Сатуыбыз яхшы бара, бер дә зарланырлык түгел. Ярминкәләргә ел саен килергә тырышабыз. Киләсе атнада (21 декабрь) уздырылачак ярминкәгә дә чыксак, казлар сатылып та бетәр инде, Алла теләсә, - диештеләр Күзкәй апалары.
Моннан тыш, ярминкәдә сарык (килограммы 280-300 сумнан), сыер (220-230 сум), дуңгыз (170-180 сум) итләре белән дә сату иттеләр. Кукмарадан килеп, җылы киез итекләр (бер пары 1000 сум) сатучылар да бар иде. Болардан кала бал (юкә, чәчәк баллары), себеркеләр, дару үләннәрен дә сатып алып була иде ярминкәдә. «Һәр әйбергә үзенең сатып алучысы бар» дигән гыйбарәдән чыгып, шуны әйтә алам: ярминкәгә килгән һәркем җаны теләгән әйберне сатып ала алды.
Сүз уңаеннан, Яңа ел алдыннан үткәрелгән ярминкәләр әле икенче атнага да дәвам итәчәк. Киләсе атнаның шимбәсендә (21 декабрьдә) ярминкә Азатлык мәйданының «Палитра» сәүдә үзәге янында булса, 22, 28, 29 декабрьләрдә «Южный» агросәнәгать паркында, 28 декабрь көнне Сарман трактында Яңа ел табынына тәмле каз ите сатып алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкәләр каз ярминкәләре