Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Иңне-иңгә куеп алты дистәдән артык гомер үтеп тә киткән», – ди Бәткедән Екатерина Главнова

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Бәтке авылында гомер итүче Главновлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Редакция хәбәрчесе буларак, әлеге тантанада миңа да катнашу насыйп булды.

Главновларга без район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Светлана Шәехова белән бардык. Әби белән бабай, алар янына җыелган туганнары безне ачык йөз белән каршы алдылар. Эльвира Ринатовна белән Гөлнара Хановна Главновларны бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды, алга таба да бергә-бергә бәхетле картлык кичерергә насыйп булсын дигән теләктә калды.

Яшьләре байтак инде. Петр Иванович - 1923, Екатерина Федоровна 1929 елгы. Алар иңне-иңгә куеп, бергә 65 елга якын күркәм гомер кичерәләр.

Главновлар бөтен гомерләрен Тукай районы белән бәйләгәннәр. Петр Иванович - колхозда идарәче, бригадир, ә Екатерина Федоровна Авыл советында тырыш хезмәт куйган. Главновлар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 6 оныклары һәм 9 оныкчыклары бар.

Петр Иванович - Бөек Ватан сугышы ветераны, күпсанлы орден-медальләр белән бүләкләнгән. Екатерина Федоровна - тыл һәм хезмәт ветераны, тырыш, намуслы хезмәте өчен ул да Хөкүмәтебез бүләкләренә лаек булган.

- Без Спас районы кешеләре, Бәткегә 1977 елда гына күченеп килдек. Бергә яшәү дәверендә шатлыклары да, кайгы-борчулары да җитәрлек. Әмма ничек кенә булмасын, без бер-беребезгә һәрвакыт терәк булдык. Бүгенге көндә ике улыбызның, киленнәребезнең, онык-оныкчыкларыбызның игътибар-кайгыртуын тоеп яшибез. Бала хәсрәтен күрергә дә насыйп булды үзебезгә. Кызыбыз Галинаны югалттык... Бигрәкләр дә кыска гомерле булды, - дип сөйләп китте Екатерина Федоровна. Мин исә хуҗабикәдән бәхетле яшәүнең серләре турында сорашам.

- «Ир - баш, хатын - муен» дигән гыйбарәне онытмыйча, кайвакыт юл куя белергә кирәк, бары тик шунда гына тату, бәхетле гомер кичереп булачак, - ди Екатерина Федоровна.

Главновлар биргән бүләкләргә ихластан сөенде, аларны шулай зурлап килгән район хакимияте бүлекләре җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә