Җиңү көнендә 90 яшен тутырган ветеран Александр Сизовка РФ Президенты котлавын һәм телевизор тапшырдылар
Президент В. Путинның котлавын һәм бүләкне ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Ирек Миннәхмәтов бирде Язлар белән бергә тагын Бөек Җиңү көне килде. Халкыбыз, бу бәйрәмне көтеп алырга гадәтләнде инде. Күз яшьле дә, сагышлы да, бер үк вакытта тантаналы да ул. Районыбызның авыл җирлекләрендә бу бәйрәмгә, гадәттәгечә, алдан ук әзерләнделәр: сугыш һәм...
Күзкәй авыл җирлегендә көне дә, сорап алган кебек, кояшлы, җылы булды һәм ул үзе үк бәйрәмгә тантана, җанлылык өстәде. Авылның мәдәният йорты, обелиск матур итеп төсле флаглар белән бизәлгән, музыка яңгырап тора. Яше-карты бәйрәмгә ашыга. Быел да «солдат боткасы» пешерергә онытмаганнар. Килгән бер кеше телеңне йотарлык тәмле боткадан авыз итә ала.
Бәйрәм балалар чыгышы белән башланып китте. Әлеге программа урта мәктәп укучылары һәм укытучылары көче белән әзерләнгән иде һәм аны класстан тыш эшләрне оештыручы Ильмира Кашапова матур әдәби телдә, үтемле итеп алып барды. Тематик әдәби монтаж сабыйлар башкаруында аеруча матур, инандырышлы. Ул да түгел, күңелле вальс яңгырый, яшь парлар гамьсез генә бии. Кинәт Левитан тавышы: сугыш! Кырыс тынлык һәм йөрәкләрне ярып, күңелләрне актарып «Изге сугыш» («Священная война») көе яңгырый. Шушы мизгелдән башлап ахыргача сәхнәдә - сугыш чоры, Бөек Җиңү тантанасы. Югары сыйныф укучылары әзерләгән Әмирхан Еникиның «Кем җырлады» әсәреннән өзекне юкка гына сәхнәләштермәгәннәр: гашыйк җаннарның хыялларын сугышның ничек челпәрәмә китерүен чагылдырып, күңелләрне тетрәндерде ул. Бәйрәм менә шулай башланып китте һәм, җепкә тезгәндәй, истәлекләр, котлаулар махсус әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Батырлыклары үлемсез булса да, гомеркәйләр чикле шул. Дүрт авылны берләштергән җирлектә нибары өч сугыш ветераны исән бүген. Аларның урыны бәйрәм түрендә. Менә алар: Мәхмүт Сабиров, Александр Сизов, Мәхмүт Әмиров. Алып баручы исемнәрен атаганда залга ил азатлыгы өчен башын салган бабалары, туганнарының зурайтылган фотоларын тоткан «Үлемсез полк» акциясендә канашучы балалар чыгып тезелде. Дулкынландыргыч мизгелләр - фотолардагы солдатлар. Шушы туфрактан, шушы җирлектән бит, шушы авыл һавасын сулаганнар, матур хыяллар белән яшәгәннәр һәм... яшьли гомерләре өзелгән.
Еллар үзенекен итә, олгайганнар инде ветераннар. Әнә, сәхнәдән Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Прокофьевич Сизовны 90 яше тулуы белән котлыйлар. Авылдашларыбызны Җиңү бәйрәме белән котларга килгән ТР Хөкүмәтеннән район кураторы, «Татспиртпром»ның генераль директоры Ирек Миннәхмәтов юбилярга махсус бүләк - телевизор алып килгән, сертификат һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын да тапшырды. Ул шулай ук залда җыелган тамашачыларга җылы тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм сугыш ветераннарына сертификатлар тапшырды. Бәйрәмебез кунаклары муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, хәрби комиссариаттан килгән вәкил - подполковник Нурулла Гарипов, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев бәйрәмгә җыелучыларны җылы котладылар, ветераннарга бүләкләр тапшырдылар. Авылыбызның игелекле улы «Күзкәй» ягулык станциясе директоры Флүр Шафиков елның-елында сугыш ветераннарына саллы гына конверт тапшырып килә, бу гадәтенә ул быел да хыянәт итмәгән - сугыш ветераннарын җылы котлап, бүләген тапшырды.
Тантаналы, хис-кичерешләргә бай мизгел: зал, бер минут тын калып, сугыш кырында ятып калган, сугыштан соң яу кырында алган яралардан вафат булган, хәзерге чорда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу. Күңелләрне тетрәндереп курант тавышы яңгырый, әйтерсең лә йөрәк тибеше: бер, ике, өч...
Бәйрәм тантанасы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев