Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев хатын-кызларны бәйрәм белән котлый!

Кадерле хатын-кызларыбыз - тормышыбызга ямь өстәүче гүзәл затлар! Мәрхәмәтле, түземле, зирәк акыллы, йомшак күңелле әбиләр, апалар, эшлекле гүзәл ханымнар, туташлар! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм. Ил-йортыбызның яме һәм тормышыбызның бөтенлеге, яшьләребезнең матур киләчәге сезнең зиһен зирәклегенә, сабырлыгына, йөрәк җылысына бәйләнгән. Бары тик...

Кадерле хатын-кызларыбыз - тормышыбызга ямь өстәүче гүзәл затлар! Мәрхәмәтле, түземле, зирәк акыллы, йомшак күңелле әбиләр, апалар, эшлекле гүзәл ханымнар, туташлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм. Ил-йортыбызның яме һәм тормышыбызның бөтенлеге, яшьләребезнең матур киләчәге сезнең зиһен зирәклегенә, сабырлыгына, йөрәк җылысына бәйләнгән. Бары тик сез генә кешелек дөньясын якты, имин һәм мәрхәмәтле итәрдәй көч, мәхәббәт бирә аласыз. Яшәеш кануннарының бөтенлеге бары тик сездән тора. Җир йөзендә тормышны саклап калу, дәвам иттерү һәм аның тантана итүе хакына армый-талмый тырышуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Балалар тәрбияләү, гаилә иминлеген кайгырту - сезнең иң олы вазыйфаларыгыз һәм сез аларны зур җаваплылык белән башкарасыз, шул ук вакытта үзегез дә дөньяга ямь бирердәй нәфис, гүзәл, мөлаем булып кала беләсез. Мәгълүм булганча, гүзәл затларыбыз үзләренең күркәм бәйрәмнәрен олуг хезмәт җимешләре белән каршылыйлар. Алар районыбызның икътисадый, мәдәни тормышына үзләреннән зур өлеш кертәләр. Шулай ук сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында да хатын-кызларыбызның мул хезмәт җимешләре күз алдында. Ә инде районыбыз мәгърифәтен, мәдәниятен, сәламәтлек саклау өлкәсен алардан башка күзаллавы да кыен.

Хатын-кыз - яшәү символы ул. Дөньядагы бөтен гүзәллеккә - ышаныч һәм өметкә, сабырлык һәм эчкерсезлеккә, зирәклек һәм кичерә белүгә бары тик асыл затларыбыз гына ия.

Сөекле хатын-кызларыбыз! Кояш кебек балкып, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын һәм кайгыртуын тоеп, бәхетле яшәгез. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара хатынкызлар көне