Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Көн үзәгендә

Халык үзара салым җыюга үз фикерен белдерде

27 март көнне район халкы үзара салым җыю буенча җирле референдумда үз тавышын бирде. Чара 23 авыл җирлегенең 22сендә узды, Кече Шилнә авыл җирлегендә исә үзара салым җыю буенча референдум үтмәде дип билгеләнде. Район территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу җирлеккә караган өч авылда - Кече Шилнәдә, Олы Шилнәдә һәм...

Билгеле булганча, референдум - ул үзара салым җыюга халык ризалыгын алу өчен уздырыла торган чара. Үзара салым - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы. Аның әһәмияте шунда: халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә. Шулай булгач, Президент программасында катнашу - авылларны төзекләндерүнең отышлы юлы.

Әле килүчеләр күп түгелдер дип, Теләнче Тамак авыл мәктәбендә урнашкан 2664 номерлы участокка иртәнге 10да гына килдем. Ни гаҗәп, бу вакытка 340 кеше тавыш бирергә өлгергән иде. Әлеге референдумны уздыруның максаты нидә икәнлеген комиссия рәисе Дәйсирә Харисовадан сораштым.

- Референдум бюллетеньнәрендә күрсәтелгәнчә, акчалар авылның Татарстан урамында юлны төзекләндерү, күп фатирлы йортлар ишегалдында балалар мәйданчыгы булдыру, урамнарны яктырту кебек хезмәтләргә сарыф ителәчәк. Референдумда күрсәтелгән эшләрне башкаргач, халык каршында хисап тотылачак. Авыл халкы да моны аңларга тиеш, референдум нигезендә җыелган үзара салым акчалары шушында калачак, бу авыл халкы өчен булачак, - диде комиссия рәисе. Тавыш бирергә килгән ике яшь ханымнар - Гүзәл Шәйдуллина һәм Оксана Шәриповадан да фикерләрен сораштым.

- Авылыбызны бик яратабыз. Аның киләчәктә дә чәчәк атуын, алга баруын телибез. Үзебезнең уңай тавышны бирдек, - диделәр алар. - Икебез дә әни кеше, балаларыбыз яшь. Күптәннән сабыйларыбыз өчен мәйданчык булдыру турында хыяллана идек, бу ел хыялыбыз тормышка ашар дип ышанып калабыз, - дип тә өстәделәр алар.

Әлеге сайлау участогыннан соң, Теләнче Тамак авыл җирлегенә караган Казаклар авылына юл тоттык. Әлеге сайлау участогында да шундый ук хәл күзәтелде - участокта тавыш бирүчеләр чират тормасалар да, хәйран килгән.

- Елына бер мәртәбә 200 сум акча бирүебез - күлдә тамчы гына ул. Республикада төрле программалар эшли, авыл җирләрен матурайту дәвам итә, нинди генә эшкә тотынсалар да ахырынача җиткереп үтиләр, - диде Таулык авылыннан тавыш бирергә килгән Әнисә Гыйләҗева.

- Авылыбызны матурлыйсы, күркәм итәсе килә. Хөкүмәтебез булышам дип торганда ни өчен әле «әйе» дип тавыш бирмәскә?! Бүгенге көнебез матур, имин, киләчәгебез дә шулай дәвам итсен, - диделәр авыл клубы бинасына килеп, референдумда катнашуны бурычлары итеп санаган Фәйрүзә һәм Айдар Шакировлар.

Олы яшьтә булуына карамастан, референдумга тавыш бирергә дип Шәмсиян Әхмәтшина да килгән.

- Бер сайлаудан, референдумнан да калганым юк. Шөкер, аягым йөри, күзем күрә. Һәр тавыш ил-көн тынычлыгы, безнең матур тормышыбыз өчен бит. Шунысы да күңелгә якын, үземнең авылда алдан билгеле суммага нинди эшләр эшләнәчәген беләм, - диде Шамсиян әби.

Хәер, халык, узган елдагыча, әлеге вакыйганың мөһимлеген аңлап, активлык күрсәтә. Вакытында сайлау участогына килеп, үз сүзен әйтүе сөендерә.

Референдумда актив катнашу - шәхсән үз фикереңне белдерү ул. Халык ризалыгы белән җыелган үзара салым акчасы тиененә кадәр максатчан файдаланылачак. Беренчедән, аның нинди максатларда кулланылуы хакында халык алдында хисап тотыла. Икенчедән, ТР Финанс министрлыгы тикшереп торачак. Һәр авыл җирлеге өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек туган икән, моннан файдаланып калырга кирәк. Дөрес, бу мәсьәлә буенча төрле фикерле райондашлар бар, әмма кайчандыр, кемдер килеп эшләр әле дип көтеп ятканчы, хәлне үзгәртү үзебездән торганын онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев