Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Һәр инвалид кайгырту һәм хөрмәткә лаек

Оешмабыздан һәр көн кеше өзелми. Ишегебез һәрвакыт ачык. Аеруча ветераннар һәм инвалидлар үз итәләр. Авылдан ерак араны якын итеп килгән кешеләрнең төрле гозер-йомышлары күп. Һәркайсын игътибар белән тыңлап, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Һәр инвалидның яки ветеранның сорау-үтенече аерым дәфтәргә теркәп барыла, үтәлеше тикшерелә.

Агымдагы елда гына 1200 кеше, нигездә, инвалидлар төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Күбесенең үтенечен социаль яклау идарәсенә, район үзәк дәваханәсенә, хакимият һәм Башкарма комитет бүлекләренә кереп, уңай хәл иттек.

Аңлашылмаган мәсьәләләргә төпле аңлатма бирәбез. Безнең 27 башлангыч оешмада 3211 инвалид теркәлгән. Эшебезне район хакимияте, Башкарма комитеты бүлекләре, социаль яклау идарәсе белгечләре һәм авыллардагы муниципаль берәмлекләр белән тыгыз элемтәдә башкарабыз. Бурычыбыз һәркемгә ачык: инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгырту һәм хокукларын саклау. Башлангыч оешмалар эшчәнлеге, инвалидлар арасында физик культураны һәм спортны җәелдерү, дару препаратлары белән тәэмин итү, инвалидларны эшкә урнаштыру, тормыш-көнкүреш шартлары белән кызыксыну һәм башка төрле мәсьәләләрне үзебезнең җыелышларда карап хәл итәбез.

Оешмабыз алдында торган бурычларны гамәлгә ашыру йөзеннән быел күп төрле чаралар үткәрдек. Кайберләрен санап китү дә урынлы булыр. Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршылаган көннәрдә күп кенә авылларда һәйкәлләр төзекләндерелде, каберлекләр тәртипкә китерелде. Мәктәп балалары сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, ялгыз калган карт-карчыкларны шефлыкка алдылар. Әлеге эшләрне оештыруда инвалидлар оешмалары башлап йөрде. Без социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән бергәләп, тыл хезмәтчәннәренең, инвалидларның торак-көнкүреш шартларын тикшереп рейдлар үткәрдек. Бу өлкәдә уңай яклар белән бергә шактый проблемалар ачылды. Аларны хәл итүгә булышлык күрсәттек. Инвалидларның башлангыч оешмалары җитәкчеләре һәм бюро әгъзалары, район оешмасы Президиум әгъзалары балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә батырлык дәресләре уздырдылар. Шул ук вакытта музей экспонатларын, сугыш һәм хезмәт даны почмакларын яңартуга һәм баетуга да зур өлеш керттек. Урыннарда медицина хезмәткәрләре, хакимият вәкилләре белән очрашулар бик җанлы үтә. Аларда инвалидларны борчыган сорауларга тулы җаваплар алына. Нәрсәләр борчый? Ялгыз калган һәм карт кешеләргә социаль хезмәткәрләрне беркетү, социаль пакеттан баш тарту проблемасы, ата-аналарга балаларның ихтирамсыз карашы, картлар һәм инвалидлар йортына урнашу турындагы мәсьәләләр еш күтәрелә. Инвалидларыбызны мәдәни һәм спорт чараларына актив җәлеп итәбез. Шуларның кайберләрен генә искә алам. Быел ТР күләмендә мылтыктан ату, туристлык, җиңел атлетика, шахмат-шашка, кул көрәше, мини-футбол, штанга ярышларында катнашып, инвалидларыбыз алдынгы урыннарны яуладылар. Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында шахмат-шашка клубын оештырып җибәрдек. Хәзер анда даими ярышлар үткәрелә. Моннан тыш, инвалидлар белән спорт фестивальләре, бәйрәмнәре уздыру гамәлгә ашырыла. Иганәчебез А. Галиев булышлыгы белән Теләнче Тамак тернәкләндерү-интернат мәктәбендә узган спорт бәйрәме физик мөмкинлекләре чикле балалар күңелендә озак сакланыр. Инвалид балалар белән үтә торган махсус сабантуйлар да гаять күтәренке рухта уза. Шундый сабан туе "Татарстан" совхозы поселогы, Мәләкәс авылында инвалид балалар өчен чын бәйрәм булды: алар күңелләренә хуш килгән спорт төрләрендә катнаштылар, күңел ачтылар, үз сәләтләрен күрсәттеләр. Инвалидлар һәм ветераннар арасында спортны җәелдерүдә мондый чараларның әһәмияте гаять зур.

Безнең төп таянычыбыз - башлангыч оешмалар. Аларга һәр инвалид билгеле, күз алдында. Инвалидның тормыш хәле, эшчәнлеге, ни-нәрсәгә мохтаҗлыгы белән һәр көн танышып торалар. Оешмалар каршындагы очрашу клублары, ике башлангыч оешмабыз - Күзкәй, Иске Абдул чараларын кызыклы һәм иҗади итеп оештырулары өчен 20 һәм 10 мең сум күләмендәге грантка ия булды. Алдынгылар тәҗрибәсен башка оешмаларга да таратырга тырышабыз.

Киләсе елда инвалидлар оешмасы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан инвалидларыбыз "Без бергә күбрәк тә булдыра алабыз" дигән девиз белән үзешчән сәнгать фестивале конкурсына әзерләнә башладылар. Аның максаты - мөмкинлекләре чикле кешеләрне иҗади процесска күбрәк җәлеп итү, районда инвалидларга карата ихтирамлы караш тәрбияләү.

1 декабрьдән районда инвалидлар ункөнлеге башлана. Шуның кысаларында башлангыч оешмаларда күп кенә чалалар үткәрелә. Чәй өстәле янына җыелып сөйләшүдә концерт тыңлаудан тыш, урын өстендә ятучы инвалидларбызны да онытмыйча, (алар 41 кеше), тормыш хәлләренә кереп, күңелләренә тигән мәсьәләләрне хәл итүгә булышсак иде. Моны без урындагы җитәкчеләр белән бергәләп эшләгәндә генә уңышлы хәл итә алабыз. Шунлыктан, инвалидлар ункөнлеген җәмәгать оешмалары, иганәчеләр, җирлек җитәкчеләре белән берлектә генә яхшылап үткәрергә мөмкин икәнлеген истән чыгармыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара инвалидлар кљне