Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

“Чаллы яшелчәсе” уңганнары гектарыннан 800 центнер кәбестә җыя

"Чаллы яшелчәсе" ҖЧҖ басуларында уңыш быел да мулдан. Бәрәңгесе-чөгендере, кишере-кәбестәсе дә ярты миллионлы Чаллы халкының еллык ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитәрлек. Яшелчәләр 260 гектарда үстерелгән. Алдынгы технологияләр куллану, сыналган алымнарны тагын да камилләштерү, югары уңыш бирә торган сортлар игү бәрабәренә узган елгыдан бермә-бер кимрәк мәйданнардан 30 процентка күбрәк уңыш җыеп алынган. Кишер...

Бригадир Тәлгать Хәмидуллин белән 17 кешедән торган яшелчәчелек звеносы эшли торган кишәрлек янында туктыйбыз. Озынлыгы 900 метрга сузылган рәтләрдәге ап-ак кәбестә күчәннәрен кисеп, бушаган рәтләргә салып баручы эшчеләрнең хәрәкәтләренә күз иярми. Шунда ук трактор килүгә җайлап, аерым өемнәр дә ясап өлгерәләр. Ә күчәннәр тыгыз, 7-8әр килограммлылары да бар. "Их, бу эшләрнең барысын да механикалаштырасы иде дә бит", дип уйлап куям. Уйларымны бригадир дәвам итә: "Яшерен-батырын түгел, кызларның эше авыр, көн дәвамында шушы күчәннәрне трактор арбасына атып торыр өчен генә дә күпме көч-егәрлек кирәк. Көненә 150 шәр тонна кәбестә төяп озаталар. Ә кәбестә шәп быел, бигрәк тә соң өлгерә торган Голландия сортлары "аривест" һәм "лион"ның уңышы бик югары, гектардан 800-900әр центнер чыга. Үстергән уңышны әрәм-шәрәм итмичә җыеп алу шушы уңганнардан тора," - ди Тәлгать Минсәет улы һәм яшелчәчеләрнең исемнәрен атый. Яшелчәчелек оешкан көннән бирле намус белән хезмәт куючы Гөлфинә Мисалова һәм Надежда Колбасова, алар янәшәсендә тырышып тәҗрибә туплаучы Фирдәүсә Галәветдинова, Гөлзидә Таһирова, Гөлчәчәк Хәмидуллина, Елена Кожухова, Халидә Вәлиуллина, Гөлназ Лесникова, Лилия Низамиева, Елена Феоктистова, Гөлнара Әгълиуллина, Елена Кострыгина, Сиринә Яруллина, Румия Нәҗметдинова, Зөлфирә Сәгъдиева, Гөлсимә Ибатова, Ирина Гыйматдинова белән мин дә якыннанрак танышам. Көзге салкын җилдә янып-пешеп эшләүче кызларның күңелләре күтәренке. Төшкә тәмле кайнар аш килүен дә җитәкчелекнең үзләре турында ихлас кайгыртуы итеп кабул итәләр. Ул арада үзенең МТЗ тракторы белән кәбестә ташучы механизатор Мирзариф Бәхтиев килеп туктый, кызларны ашыктыра. Көн яктысында, яңгыр яумаган арада мөмкин кадәр күбрәк рейс ясап калу исәбе. Шушы тармакта бер генә көнгә дә өзелмәгән хезмәт стажы 28 елдан артып киткән. Яшелчәчеләр белән саубуллашып кайтыр юлга кузгалабыз.

Янәшәдәге 50 гектарлы кишер басуында да эш гөрли. Быел әлеге культураның "рагнита", московский зимний", "шантане" сортларын үстергәннәр. Уртача уңыш - 270-300 центнердан да артып китә, диләр яшелчәчеләр.

- Гомумән, елы да кулай килде, агрочараларны да вакытында үткәрдек, уңышны арттыручы "награ" препараты белән тамырдан тукландыру да яхшы нәтиҗәләр бирде. Кәбестәнең иртә өлгерә торган "форалла", "кивин" сортларының уңышы 700 центнердан да югары булды, дистә еллар дәвамында сыналган "подарок" сортының да чыгышы узган елгыдан яхшырак. Сатуга 670 тонна югары сыйфатлы кәбестә озаттык. 100 гектардагы "невский сортлы бәрәңгедән дә, халык яратып өлгергән "бордо" чөгендереннән дә менә дигән уңыш җыеп алдык. Кояшлы коры көннәрдә югары сыйфатлы продукция яшелчә саклагычларга урнаштырылды. Салкыннар башланганчы калган яшелчәләрне дә җыеп өлгерәсе иде. Бүген бөтен көч, бөтен тырышлык әнә шул максатка юнәлтелде. Кул көче дә, техника да җитәрлек. Кәбестә уңышын җыюда бүген 136 кеше эшли. Яшелчәчеләргә көн саен Бәтке авыл җирлегеннән бухгалтерия, мәктәп, балалар бакчасы, шулай ук район хакимияте, күрше авыл җирлекләре хезмәткәрләре булыша, без аларның һәркайсына рәхмәтле, - диде "Чаллы яшелчәсе" ҖЧҖ җитәкчесе Ришат Хатыйпов.

Әйе, вакыт ашыктыра, һава температурасы көннән-көн түбәнәя. Шулкадәр көч, финанс чыгымнары тотып үстерелгән уңыш әрәм-шәрәм булмасын, тиз арада җыеп алынсын, бер генә баш кәбестә дә басуда калмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында кәбестә җыю авыл хуќалыгы