Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бәяләр артса да, бәрәңгенең килограммын 10 сумнан сатучылар булды

Яр Чаллының Сарман трактында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе бу юлы да үзенә халыкны күп җыйды. Явып торган көчле яңгыр да сатып алучыларны куркытмады. Авыл хуҗалыгы продукциясенә булган бәяләр белән кызыксынып, сәүдә рәтләрен йөреп чыктым.

Газетабызның алдагы саннарының берсендә авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткәннән югары булмады дип язып үткән идек. Бу чыгуда исә, бәяләрнең сизелерлек артуы күзгә ташланды. Әйтик, бәрәңгенең килограммын ярминкәнең беренче көннәрендә 9-10 сумнан сатып алырга мөмкин булса, хәзер аның бәясе 12-14 сумнан ким түгел. Шулай да йөри торгач, икенче икмәкнең килограммын 10 сумнан сатып җибәрүчеләр дә шәйләнде. Мамадыш районыннан килгән уртача эрелектәге бу бәрәңгедән дә очсызрагы булмады ул көнне.
Биклән авылыннан килгән фермер Рөстәм Салаватов "роко" сортлы кызыл бәрәңгенең килограммын 14 сумнан сатып тора иде.
- Сатуга дип тонна ярым бәрәңге алып килдек. Бәясе 14 сум. Моннан да очсызракка сата алмыйм. Чыгымнары аз түгел бит. Ярый, сату урынын арендлаган өчен, җыештыручыларга, куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләргә түләргә кирәк түгел. Монысы өчен рәхмәт. Ләкин аның башкасы бар бит: бәрәңгене ашлама белән тукландырып, күпме үстерергә, корткычлардан саклаучы препаратлар белән дә эшкәртергә кирәк. Аннан кала, ягулык чыгымнарын, кул көчен дә онытмыйк. Ашаган белми, тураган белә диләр бит. Менә шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз инде, - диде ул.
Мин исә яшелчә рәтләренә юнәлдем. Монда кишернең, аш чөгендеренең килосын уртача 15әр сумнан саталар. Ә менә суганның бәясе 10 сумнан 13-14 сумга кадәр күтәрелгән. Теләүчеләргә килограммы 10 сумнан - кабак, 25 сумнан кара торма да бар иде.
Иткә килгәндә, аның бәясе әллә ни үзгәрмәгән. Биклән, Күзкәй, Новотроицкоедан килгән эшмәкәрләр шәһәр халкына сыер итенең иң яхшы урыннарының килограммын шул ук 230-240 сумнан, дуңгыз итенең килограммын 160-180 сумнан, бер түшкә каз итен 1000 сумнан, бер түшкә үрдәк итен 600-700 сумнан саттылар. Ярминкәдә шулай ук елга балыгын да сатып алырга була иде. Төренә карап, аның килограммын 70 сумнан 140 сумга кадәр сорап торалар. Литр ярымлы шешәләрдәге сөтне шәхси эшмәкәрләр 40 сумнан саттылар.
Бал һәм умартачылык продукциясе белән сәүдә итүчеләр дә бу көнне байтак булды. Тукай, Минзәлә, Мөслим районнарыннан китерелгән чәчәк, юкә, карабодай балының өч литры 1 000-1 300 сумнан алып була иде. Прополисның 15-25 граммын 50-100 сумга, сәламәтлек өчен үтә файдалы подморның 100 граммын 150 сумга сатып алырга мөмкин иде.
Түбән Суыксу умартачысы Рафис Мөхтәров һәм районның умартачылык буенча инспекторы Светлана Латыйпова сатып алучыларга балның файдасы турында сөйлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкәләр көзге ярминкәләр