Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Балалар яңа бакча ачылуны зарыгып көтәләр

Новотроицкое балалар бакчасына йөрүче сабыйларга, ниһаять, бәхет елмаерга тора. Файдалануга яраксыз булып баручы бик нык тузган өч бинада эшләп килгән балалар бакчасы тиздән яңа урынга күчәргә тиеш. Бакча өчен урта мәктәпнең бер өлеше бүлеп бирелде. Бүгенге көндә биредә тулы куәтенә реконструкция эшләре бара.

Новотроицкое - районда балалар бакчасы белән мәктәп бер бинага кертелгән авылларның сигезенчесе булачак. Бүгенге көндә Боерган, Борды, Калмия, Күзкәй, Мусабай Завод, Сәмәкәй, Иске Дөреш авылларында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар бер бинада тәрбия һәм белем ала инде. Дөрес, новотроицкоелылар арасында: "Күчерәсе булгач, нигә аерым бина төземиләр икән инде?" - диючеләр булган. Алай эшләү, беренчедән, финанс чыгымнарын күп сораса, икенчедән, бакчаның бүгенге хәле бик нык аяныч, озакка сузмыйча гына нәниләрне уңай шартларга күчерергә кирәк. Авыллардагы ике мәгариф учреждениесен бер бинага туплау оптимальләштерү процессында да уңышлы адым, ягъни мәктәп биналарының артык мәйданнарын файдалы кулланып, бетүгә дучар буласы мәктәпләрне саклап калу да әле. Тагын шунысы да бар, бала кече яшьтән мәктәпнең нәрсә икәнен күзаллап үсә һәм бу аңа ияләшү чорын җиңелрәк үтәргә ярдәм итә. Район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев бу мәсьәләгә әнә шулай аңлатма бирә.

ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 7 маенда кабул ителгән боерыгы нигезендә, Новотроицкоеның "Ромашка" балалар бакчасын мәктәпкә күчерү өчен 6 млн 800 мең сум акча республика бюджетыннан бүленгән. "АвтоСтройИнком" подрядчы оешмасы җитәкчесе Ришат Хәбибуллинның әйтүенчә, төзүчеләр үз исәпләреннән эшне башлаганнар, ә вәгъдә ителгән сумма шушы көннәрдә күчәргә тиеш. Хәзергә барлык эшләрнең яртысына якыны башкарылган. Яңа балалар бакчасы мәктәп бинасының 600 квадрат метрдан артык өлешен биләячәк. Без барганда, узган атнаның чәршәмбесендә, бакча өлеше мәктәптән стена белән аерып куелган, проектта каралган бүлмәләр бүленгән, стеналар гипсокартон белән тышланган, иске тәрәзәләр пластикка алмаштырылган, иске җылылык торбалары куптарып алынган иде. Беренче, икенче катларда "АвтоСтройИнком"ның 7-8 эшчесе бизәкләү эшләре белән шөгыльләнәләр иде. Төзелеш калдыкларын, иске мебельләрне чыгаруда хезмәт дәресләрендә өлкән сыйныф егетләре дә ярдәмгә килә икән.

Подрядчы оешма хезмәткәрләре һәр эшне бөртекләп, җиренә җиткереп башкаралар. Балалар өчен эшлибез бит, сабыйларның көне биредә үтәчәк, шуңа күрә дә сыйфатны беренче урынга куябыз, диләр алар.

Чыннан да, нәниләрнең көне бакчада үтә. Балаңны җылы, чиста, тәрбия өчен барлык шартлар тудырылган урында калдырып эшкә китү, сау-сәламәт сабыеңны кичен бакчадан каршы алу ата-ана өчен иң олы куаныч. Ләкин, ни кызганыч, Новотроицкое әти-әниләре әлегәчә бу көннәрне күрү бәхетенә ирешә алмаган. Нарасыйларын файдалануга яраксыз хәлгә килеп баручы бу тузган биналарда калдырып киткәндә йөрәкләре ай-һай сызгандыр аларның. Ләкин нишлисең, эшкә барырга кирәк, бала карап өйдә генә утырырга күпләрнең мөмкинлеге юк.

Әйткәнемчә, өч төркем өч бинада урнашкан. Һәркайсының төзелгәненә кырык елдан артык. Шартларның иң начары өлкәннәр төркемендә. Бүгенге көндә бирегә 26 бала йөри. Дымлы һава ишектән атлауга ук борынга килеп бәрелә. Аның беренче сәбәбе - түбәдән яңгыр, кар сулары үтү. Ямаштырып торсалар да тамчыга тамар урын табылган. Шәфкать туташларының әйтүенчә, бу төркемгә йөрүче балалар башкалары белән чагыштырганда ешрак чирли дә икән.

Урамның каршы ягында урнашкан икенче бинада - урта төркем балалары. Биредәге шартлар күпкә уңайрак: иң мөһиме, коры һава, җылылык торбалары, электр җиһазлары яңартылган. Ләкин шунысы бар, бу бинада канализация үткәрелмәгән. Бакча хезмәткәрләре юынтык суны чиләк белән урамга чыгаралар. Бүгенге көндә урта төркемгә 25 бала йөри.

Өченче бина - иң кечкенәләрнеке. Бүген монда 13 бала исәпләнә. Ноябрь аенда алар рәтенә тагын ике бала өстәлергә тиеш. Без барган көнне әлеге төркемдә нибары алты бала иде. Чирлиләр, диде тәрбияче апалары. Кечкенәләргә адаптация чорын үтү болай да кыенрак инде анысы. Шуның өстенә, бүген һава торышының салкыная барган, балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә күпләп авырый торган вакыты. Дөрес, бүлмәләрдәге җылылык температурасы СанПиН нормаларына туры килә. Мәсәлән, без барган көнне термометр шкаласы кечкенәләр төркемендә 22 градусны күрсәтә иде.

Менә шушындый шартларда эшләгән тәрбиячеләр дә, балаларның үзләре дә, әти-әниләр дә уңайлы бинага күчү көннәрен зарыгып көтә. Күпкә түзгәнне азга түзәбез инде, диләр алар. Күп еллар дәвамында чишелми килгән шундый зур проблеманы хәл итү җаен тапкан җитәкчеләргә рәхмәтләрен белдерәләр. Инде дым сеңеп беткән иске җиһазларны да яңа бакчага алып бармаска иде, балалар бәхетенә, яңа мебельле дә булсак иде, дип теләкләрен җиткерәләр тәрбиячеләр. Әлбәттә, яңа бүлмәләргә яңа җиһазлар куелачак, дип вәгъдә итә җитәкчелек. Хезмәткәрләрне һәм ата-аналарны борчыган тагын бер сорау - бакча территориясендә уен мәйданчыгы булырмы? Район мәгариф идарәсендә белдерүләренчә, мәйданчыкның кайчан төзеләчәге әлегә билгесез. Ләкин шунысы анык - бакча уен мәйданчыксыз калмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы