Авылларны яшелләндердек
Узган атнаның шимбәсендә район авылларында «Агач утырту көне» үтте. Бу көнне һәм аңа кадәр авыл җирлекләре территорияләрендә 11 мең төпкә якын агач утыртылды. Әлеге изге гамәл «Агач утырту көне», «Яшел Россия», «Җиңү урманы» акцияләре кысаларында башкарылды. Каен, нарат, алмагач, корычагач һәм башка үсентеләр утыртылды.
«Агач утырту көне» республика күләмендә уздырылды. Ул урманга сак караш булдыру, бу проблемага җәмәгатьчелекне тарту, агачлык мәйданнарын киңәйтү максатларын күздә тота. Республика территориясендә, шулай итеп, 350 гектарга якын мәйданда 1,5 млн данәдән артык яңа үсенте тамыр җибәрде. Акциядә барлыгы 30 меңнән артык кеше катнашты.
Район авылларында агач утыртуны санитар чистарту, яшелләндерү икеайлыгы кысаларында алданрак башлаганнар иде инде. Мәсәлән, Мәләкәстә, Иске Җирекледә, Кнәздә һәм башка җирлекләрдә булган шундый чаралар турында газетада мәгълүмат та биргән идек. Кнәзлеләр 14 майда «Җиңү урманы» бөтенроссия экологик акциясе кысаларында тагын 200 төп нарат һәм корычагач утырттылар. Чарада авыл җирлеге белгечләре, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм Татарстан урманчылыгы участок урманчысы Ирек Сафин катнашты. Акциянең төп идеясе табигатькә сак караш тәрбияләү, патриотизмны пропагандалау, Бөек Ватан сугышында үлгәннәрнең истәлеген саклау һәм, әлбәттә инде, буыннар арасындагы элемтәне югалтмау, дип яза мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Түбән Суыксуның буа тирәсендәге мәйданчыкта эш «Агач утырту көне»нә кадәр үк башланган иде инде. Биредә түбәнсуыксулылар 600 төп нарат үсентесе утырттылар.
Борды авыл җирлегендә агач утырту көнендә 30га якын кеше өмәгә чыкты. Монда пенсионерлар, ветераннар, авыл җирлеге, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре эшләде. Бордыда сугыш корбаннарына куелган һәйкәл янында, Җәйләү авылында зират әйләнәсендә яшь үсентеләр барлыкка килде. Барысы 20 данә куак, 30 данә нарат һәм каен үсентеләре җиргә керде.
Биклән авылында Сабантуй мәйданы территориясен имән агачлары белән әйләндереп алдылар. Барлыгы 71 төп үсенте утыртылды. Өмәдә мәктәп укучылары эшләде.
Яңа поселогы һәм Әҗмәкәй авылы арасындагы урман полосасында җомга көнне эш барды, дип хәбәр итә Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов. Нарат, корычагачларны Яңа поселогы, Калмаш мәктәпләре, балалар бакчалары, мәдәният хезмәткәрләре, өлкән сыйныф укучылары утыртты - барысы 90лап кеше эшләде. Икенче көнне поселокта, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы авыллары эчендә 300ләп төп төрле агач утыртылды. Теләгән кешеләр үзләренең йорт каршысына, урамнарга утырту өчен агач үсентеләре алды. Кыскасы, бу көннәрдә бар җирлек халкы бердәм булып үзе яшәгән территорияне яшелләндерде.
P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев