Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Авылларны чистартабыз

Һәр ел саен, гадәттәгечә, республикада апрель башыннан территорияләрне санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү ике айлыгы игълан ителә. Бу чарадан, әлбәттә, безнең район да читтә калмый. Табигать шартлары гына әлегә ныклап эшкә тотынырга ирек бирми. Шулай да бүген барлык авыл җирлекләре җиң сызганып язгы җыештыруларга әзерләнә.

Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәевның март ахырында кабул ителгән карарыннан күренгәнчә, әлеге чорга шактый чаралар планлаштырыла. Беренче эш итеп, авыл җирлекләрендә төзекләндерү планы эшләнде. Санитар-экологик чараларны оештыру комиссиясе төзелде. Апрель-май дәвамында җирле пунктлар, оешма һәм предприятиеләр, бакчачылык ширкәтләре территорияләре, юл кырыйлары, урман-парк зоналары, сулык тирәләре чистартылырга тиеш. Бүген иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - санкцияләнмәгән урыннардагы чүплекләрне бетерү өстендә дә эш дәвам итәчәк. Шулай ук күпкатлы торак йортларның, җәмәгать биналарының тышкы стеналарын чистарту, буяу, баганаларны агарту, су башняларын, артезиан коеларын, чишмә яннарын чистарту кебек эшләр планга кертелгән. "Татарстан" совхозы поселогындагы һәм Бәткедәге кечкенә базарларны тәртипкә китерү күз алдында тотыла. Шулай ук җәмәгать биналары тирәләрендә чәчәк түтәлләре булдыру, тиешле урыннарда агачлар утырту планга кертелгән. Билгеләнгән көнне халык шимбә-якшәмбе өмәләрендә дә актив катнашыр дип көтелә.

Һава температурасы салкынча торуга да карамастан, авыл җирлекләре мөмкин булган эшләргә тотындылар инде. Чәршәмбе көнне без санитар чистарту икеайлыгы кысаларында нинди эшләр башлануын күреп кайту максатыннан Борды авыл җирлегенә чыктык. Без барганда бер төркем хатын-кызлар мәдәният йорты алдын кардан арындыралар иде. Җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре икән. Китапханә мөдире Зәйфәрә Дусманова, Борды мәдәният йорты директоры Нурия Рамазанова, Бордыбаш клубы мөдире Фирдания Галина, җыештыручылар Галия Добычина, Лариса Гаврилова ул көнне иртәдән бирле чистарту белән шөгыльләнгән. Эшкә инде чәршәмбегә кадәр үк тотынганнар. Бина түбәләрендәге карны көрәгәннәр, нигезләрне ачканнар. Без барган көнне хуҗалыкның машина-трактор паркында механизаторлар йортын юганнар, парк территориясен җыештырганнар. "Мәдәният йорты каршысы тизрәк ачылсын дип йөрүебез инде. Җир ачылган урыннарда чүпләрне чистартып барабыз, аннары чәчәк түтәлләре әзерли башлыйбыз", - диләр биредә эшләүчеләр. Ел саен Борды авыл җирлеге өмәләрен шушы "бригада" башлап йөри икән. Чыннан да, үзләре әйтмешли, авыл санитарларына әйләнгәннәр инде алар. "Башка авылга барырга туры килсә дә, андагы чисталыкны үзебезнеке белән чагыштырып йөрибез. Урамда яисә башка урында чүп ташлап киткән кешене күрсәк, кисәтү ясыйбыз. Тирә-як чиста-матур булганда үзебезгә рәхәт бит", - диләр алар. "Соңгы елларда урамнарга чүп түгү контейнерлары кую бик отышлы булды. Озакламый бездә Олы көн - Пасха бәйрәме. Йола буенча, халык аңа кадәр бөтен ихатасын, йорт-җирен чистарта. Контейнерлар булмаса, өй эченнән чыккан чүпне, белмим, кая куеп бетерер идек. Бигрәк тә аяк астында кар да эреп бетә алмаган мондый салкынча һава торганда", - дип бу җәһәттән дә үз фикерләрен белдерәләр өмәчеләр.

Чыннан да, тирә-як мохитның чисталыгы иң беренче чиратта шунда яшәүчеләрнең үзләре өчен мөһим. Җире чиста урынның һавасы да яхшы була. Санитария кагыйдәләренең үтәлүе сәламәтлек саклауда да кирәкле чара.

Айлык барышын районның тикшерү органнары күзәтеп торачак. Төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү эшләре тиешенчә башкарылмаган очракта административ җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субботники санитар чистарту язгы ќыештурулар