Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Авыллар төрле, проблемалар бер

- Кайвакыт без, җитәкчеләр, районда булган проблемаларның барысын да күреп, белеп бетерергә өлгермибездер дә. Ләкин аларның шактые безгә билгеле. Әйтик, юлларны төзекләндерү, суүткәргечләрне алыштыру, ремонт эшләре ише проблемалар. Аларның һәммәсе дә - хәл ителә торган мәсьәләләр. Әлеге юнәлештә эш алып барганда авыл халкының район җитәкчелеге белән аңлашып, бергә эшләве, үзләре...

Җыеннар башланып киткәнче үк, аларның яңача узачагын вәгъдә иткәннәр иде. Чыннан да, шулай булып чыкты. Муниципаль район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев авыл җирлеге башлыклары чыгышын, халык биргән сорауларны тамаша залында халык арасына утырып тыңлады.
Борды авыл җирлегендә җыен көндезге сәгать икедә башланып китте. Җирлек башлыгы Роза Әбделманова иң элек узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады. Борды җирлегендә күпме халык яши, мәктәп, балалар бакчасы, авыл советы һәм аның биләмәсенә кергән башка учреждениеләрнең эшчәнлегенә анализ ясады, җирлек бюджеты акчаларының нинди максатларга тотылуына җентекле хисап бирде. Яңа елда башкарыласы эшләргә килгәндә, Роза Николаевна, Борды мәдәният йортын төзекләндерү өчен ярдәм сорап, район башлыгына мөрәҗәгать итте. Шулай ук 2014 елда җирлектә төзекләндерү, авылда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән башка төрдәге эш планнары белән таныштырды. Әйтик, зират юлын төзекләндерү, Җәйләү, Бордыбаш авылларында интернет челтәрләре булдыру, Җиңүнең 70 еллыгына һәйкәл әйләнәсенә агач утырту һәм башкалар.
Залда утыручыларга сүз бирелгәч, авыл халкы урамнарны яктырту, җирлек территориясендә законсыз чүплекләр барлыкка килүенә кагылышлы мәсьәләләрне дә күтәрделәр.
Мусабай-Заводта узган җыенда авыл халкы аеруча актив булды. Кызыл Байрак авылындагы юлны тиешле хәлгә китерү, Ташкичү клубын төзекләндерү, су торбаларын алыштыру, Мусабай-Завод авылы балалар бакчасында өстәмә төркем булдыру ише сораулар бирелде.
Җыенга килүчеләрнең фикерләрен, сорауларын тыңлаганнан соң, район башлыгы әлеге мәсьәләләрне яхшылап өйрәнеп, чишү юлларын табу өчен проблемаларга кире кайту зарурлыгын әйтте.
- Мусабай-Завод башка авыл җирлекләре белән чагыштырганда, иң проблемасыз җирлекләрнең берсе дип әйтер идем, - диде Васил Гариф улы. - Чөнки ул үз көнен үзе күрә. Җитәкчегез Илгиз Миңнехуҗин да, биредә тормыш итүче авыл халкы да бик тырыш, кул кушырып утырмаучылар рәтеннән. Җирлекләр төрле булса да, проблемалары бер бит аның. Һәммәсен дә хәл итәргә тырышырбыз, - диде район җитәкчесе.
Кичә чираттагы шундый очрашу Мәләкәс авыл җирлегендә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җыеннары