Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Армия хезмәтенең кирәклеген аңлаучылар арта, ләкин качып йөрүчеләр дә аз түгел

Хәрби хезмәткә язгы чакырылышта районнан 40 егет армиягә алыначак. Апрель башына армиягә чакырылу яшендәге 878 егет хәрби исәптә тора. Аларның яртысыннан күбрәгенә, 53 процентына, укуын дәвам итү сәбәпле, хәрби хезмәтне вакытлыча кичектерү бирелгән. Апрельнең беренче атнасыннан хәрби комиссариатта чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Комиссиянең әлегә ике утырышы үтте. Егетләрнең 23е армия...

Утырышка килгән егетләр барысы да медицина тикшерүен үткән. Аларга сәламәтлекләре буенча туры килә торган категория билгеләнгән. Комиссия әгъзалары биргән сорауларга җаваплардан күренгәнчә, егетләр хәрби хезмәтне үтәргә кирәклеген, аннан башка мөмкин түгеллеген аңлап киләләр. Күпчелеге психологик яктан моңа әзер икәнлеген белдерә. Июль аена калмыйча, беренче озатуда ук китеп, тизрәк хезмәтне үтеп кайтасылары килә. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә комиссиягә килүчеләр арасында хәрби-диңгез флотына җибәрүләрен сораучылар булды. Хәрби комиссар Дамир Вәлиевның әйтүенчә, комиссия үткәндә, әлбәттә, егетләр теләкләрен җиткерә алалар. Хәрби-диңгез флотыннан тыш, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүне сораучылар да күп икән. Теләкләр искә алына, ләкин беренче чиратта егетләрнең сәламәтлек категориясенә, белеменә, белгечлегенә, спорт квалификациясенә карыйлар, шулай ук гаилә хәле дә роль уйный. Диңгез гаскәрләрендә хезмәт итү өчен А1 категориясе кирәк, анда зур физик көч сорала, дип аныклык кертә хәрби комиссар. Сәламәтлеге чикле, ләкин армия хезмәтенә яраклы дип табылганнарны нигездә, коры җир гаскәрләренә җибәрергә карар ителә.

Язын китәсе егетләрнең дә күпчелеген - 22сен коры җир гаскәрләренә озату планлаштырыла. Аларның күпчелеге Мәскәү өлкәсендәге Наро-Фоминск районы Калининец поселогында хезмәт итәчәк. Биредәге 23626нчы хәрби часть белән шефлык килешүе төзелгән. Әле апрельдә генә район делегациясе әлеге частьта булып, тукайлылар хезмәт итәчәк шартлар белән танышып кайтты. Армиягә алынучыларның калган өлеше РФ Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә, һава-космик көчләрендә, хәрби-диңгез флотында һәм Президент полкында солдат хезмәтен үтәчәк. Беренче озату 10 майга планлаштырылган. Озатулар чакырылыш вакыты тәмамланганчы, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Хәрби комиссариатта белдерүләренчә, егетләр хәзер чакырылу буенча хезмәтне контракт хезмәтенә дә алыштыра ала. Югары белемлеләргә бер еллык чакырылыш хезмәте урынына ике елга контракт төзү мөмкинлеге бирелә. Әлбәттә инде, андыйларга хезмәт хакы түләнәчәк һәм алар бу төр хезмәтнең башка өстенлекләреннән файдаланачак. Чакырылыш комиссиясе вакытында да югары белемлеләргә контракт хезмәтен тәкъдим иттеләр. Хәрби комиссар Дамир Вәлиевның хакимияттәге атналык киңәшмәдә билгеләп үтүенчә, 2016 елда районнан 20 ир-егетне контракт буенча армиягә җибәрү бурычы куелган. Ел башыннан әле бер генә кеше (Әҗмәкәй авыл җирлегеннән) килешү төзегән. Май ахырына кадәр андыйлар 10ау булырга тиеш.

Армия хезмәтен үтүнең кирәклеген аңлаучылар арта барса да, кызганычка, качып йөрүчеләр дә аз түгеллеген белдерәләр хәрби комиссариатта. Язгы кампаниядә медицина комиссияләренә чакырылган 416 егетнең әлегә 217се, ягъни 52 проценты гына килгән. Киңәшмәдә хәрби комиссар Бәтке, Биклән, Боерган, Борды, Иштирәк, Калмаш, Кнәз, Комсомолец, Круглое Поле, Мәләкәс, Иске Абдул авыл җирлекләрендә әлеге юнәлештә эшнең яхшы баруын, Калмия, Кече Шилнә, Яңа Бүләктә бик түбән дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Повесткаларга җавап бирмәүчеләрне эзләү буенча хәрби комиссариат Эчке эшләр бүлеге, федераль миграция хезмәте белән берлектә эшли. Армиядән качып йөрүчеләргә закон нигезендә административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Нигезле сәбәбе булмаган килеш 27 яшькә кадәр чакырылыш буенча армиягә бармаганнарга яки контракт хезмәте үтмәгәннәргә хәзер, белгәнебезчә, хәрби билет бирелми. Ул бары тик шул турыда белешмә алуга гына өмет итә ала. Закон андыйларга муниципаль һәм дәүләт хезмәтләренә юлны яба. Армиягә бармаса, баласының җаваплылыкка тартылырга мөмкин икәнлеген, шулай ук улының киләчәктә яхшы эшкә урнаша алмаячагын әти-әниләрнең дә белеп торуы мөһим, дип ассызыклады хәрби комиссар киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев