Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Акчалата бүләккә сигез укытучы дәгъва кыла

Гадәттәгечә, "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында быел да иң яхшы укытучылар 200әр мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булачак. Бу юлы мондый күләмле бүләкне алу бәхете республиканың 28 педагогына насыйп булыр дип көтелә. Әлеге максатка Татарстанда федераль бюджеттан барлыгы 5,6 млн сум субсидия бүлеп бирелергә тиеш. Безнең районнан быел акчалата бүләккә...

Соңгы елларда мөгаллим хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү өчен әнә шундый кызыксындыру чаралары бик еш үткәрелә башлады. Һәм бюджеттан бу максатка ярыйсы гына суммалар бүленә. Кызганыч, мондый бүләкләр укытучыларның зур колачлы коллективының бик азына эләгә. Тәкъдим итәрлек эшең булу бер шарт, аны бит әле бәйгедә тиешле югарылыкта күрсәтә дә белергә кирәк.

Бу конкурста катнашу өчен укытучы белем биргән балаларның уку күрсәткечләре соңгы өч елда үсештә булырга тиеш, шулай ук дәрестән тыш эшләрдә нәтиҗәләрнең яхшы булуы шарт. Эш процессында педагог заманча технологияләрдән файдаланырга, үзенең методик системасы белән эшләргә, һөнәри үсештә өзеклек булмаска тиеш. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2006-2009 елларда акчалата бүләккә ия булучыларның быел бәйгедә катнаша алуларын, ә 2010-2011 елгы бүләк ияләренең биш ел үткәннән соң гына әлеге акчага дәгъва кылу мөмкинлеген белдерә.

Быелгы конкурста катнашучыларны чәршәмбе көнне район хакимиятендә җәмәгатьчелек тыңлады. Бәйгедә көчләрен сынарга теләүчеләр районда сигез кеше җыелган. Иң активлар быел Комсомолец мәктәбендә булып чыккан. Эшләрен җәмәгать тыңлавына тәкъдим итүчеләр бу мәктәптән дүрт кеше булды. Гомумән, катнашучыларның барысы да диярлек рус мәктәпләреннән. Чын татарча белем бирүче укытучылар ни өчен мондый конкурсларга бик сирәк киләләр - теләмиләрме, куркалармы, башка сәбәпләре бармы, белмәссең...

Иң активлар, әйткәнебезчә, комсомолецлылар. Җәмәгать тыңлауларында алар арасыннан беренче булып 28 ел стажлы математика укытучысы Дилүзә Гайниева чыгыш ясады. "Хезмәт юлымның 13 елы шушы мәктәптә үтте. Мөгаллим һөнәре сайлаганыма үкенмим. Үткәнемә кире кайтып булса, барыбер шушы сукмактан китәр идем", - диде ул презентациясенең ахырында.

Мәдинә Галимова - шулай ук әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Хезмәт стажы 31 ел, беренче квалификацион категориягә ия.

30 ел дәвамында башлангыч сыйныфларда белем бирүче мөгаллим Хәмдия Сыйразова һәм 29 еллык тәҗрибәгә ия химия һәм биология укытучысы Гөлия Юнысова да шушы ук мәктәптән.

Теләнче Тамак урта мәктәбеннән чит телләр укытучысы Чулпан Әхмәтшина, Круглое Поледан инде 26 ел буе балаларны сынлы сәнгать серләренә өйрәтүче Надежда Гуфранова, Бәтке урта мәктәбеннән 14 еллык тәҗрибәсе булган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Лысенкова һәм Яңа поселогының яшь һәм өметле педагогларының берсе, чит телләр буенча белем бирүче Айгөл Ризатдинова да бәйгегә үз эшләрен тәкъдим иттеләр.

Укытучылар барысы да район күләмендә генә түгел, республика, федераль дәрәҗәдә үзләрен сынаган, грантлар һәм исемнәр алуга ирешкән хезмәткәрләр. Әлбәттә, һәрберсенең куйган хезмәте бу юлы да бүләккә лаек.

Мөгаллимнәрне район җәмәгатьчелеге тыңлады, хәзер эшләр тикшерү өчен Казанга җибәрелә. Җиңүчеләр исемлеге киләсе уку елы башланганчы билгеле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы мђгариф