Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Агач утырттык

Бу көннәрдә районда территорияне яшелләндерү эше бара. Юл кырыйларында яшь үсентеләрдән бер-бер артлы яңа буразналар барлыкка килә, алдагы елларда утыртылган рәтләр яңартыла.

Эш апрельнең 25ендә башланды. Беренче көнне Яңа поселогы мәктәбе, Сарман һөнәр колледжының поселоктагы филиалы укучылары агач утыртуга чыкты. Ул көнне өмәчеләр алты километрга якын араны үтте. Узган шимбәдә Яңа поселогы, Калмаш, Боерган, Калмия, Колыш, Күзкәй авыллары бюджет хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары авылларны тоташтыручы юл кырыйларына - барысы биш километр арага икешәр рәт итеп имән һәм тирәк үсентеләре утыртты. Бу атнада әлеге рәтләргә параллель итеп чыршы рәтләре дә өстәлде. Шушы ук юл белән тагын ике рәт ылыслы агач көзгә утыртылыр дип планлаштырыла.

Үсентеләр "Главтатдортранс" оешмасы заказы белән Түбән Кама урманчылыгыннан китерелде.

Агач утыртучылар янына без шимбә көнне чыктык. Калмашны чыгып бераз киткәч юлның уң ягында өмәчеләрнең беренче төркемен очраттык. Укытучылары Резедә Мәүҗитова һәм Рания Ибраһимова белән Яңа поселогы мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары икән. Барысы 60лап кеше иртәнге сигезгә үк бирегә килгәннәр. Бер-ике сәгать эчендә инде ярыйсы гына ара үткәннәр.

Юлыбызны Күзкәй ягына таба дәвам итәбез. Бераз китүгә тагын бер төркем күзгә чалына. Биредә Калмаш авылының мәктәп укучылары һәм укытучылары эшли икән. Калмаш балаларын бишенче сыйныфтан ук алып чыкканнар. Гомумән, агач утыртучылар төркемнәре юл яннарында басу буйлап сибелгән.

Рәтләрнең иң башында халык аеруча күп күренә. Биредә Күзкәй, Боерган, Колыш, Калмия авылларының бюджет хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, хәтта бакча балалары да бар. Бу төркемдә 180ләп кеше эшли. Бакча балалары дигәннән, юл кырыена килеп туктауга ук бер кырыйда тамак ялгап утыручы кечкенә малайларга күзем төшкән иде - барып сөйләшми булдыра алмадым. Күзкәйдән Линар Хәмәтов, Эрнест Шәрипов, Ильвир Вәлиев әниләренә ияреп агач утыртырга килгәннәр. Икесе беренче сыйныфта укый, берсе әлегә бакчада, киләсе елга мәктәпкә барырга җыена. Ничә төп үсенте утыртканнарын санап күрсәттеләр малайлар. Киләсе елга да чыгабыз әле, диделәр.

Өмәчеләр үсентеләрне җиргә төртә тордылар, машиналарга су тутырып чыгып, шунда ук сибү дә оештырылды. Өмәчеләрнең бөтен теләге: яшь агачлар тамыр җибәреп, үсеп кенә китсеннәр.

Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы урынбасары Заһидә Закированың хәбәр итүенчә, бу атнада Мәләкәскә керә торган трасса янына да дүрт меңләп төп чыршы утыртылган. Мәктәп укучылары, авыл җирлегенең бюджет хезмәткәрләре, "Ерыклы" коммуналь челтәрләре хезмәткәрләре чыккан.

Көзен Теләнче Тамак, Кызыл Байрак авылларының юл яннарында да яшь үсентеләр утырту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач