Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн үзәгендә

4 мартта – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көне

4 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үтә. Барыгызны да тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Сайлау участоклары иртәнге 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Үзең белән паспорт булу зарур. Бу көнне сайлау участогына үзегез килү мөмкин булмаганда, участок сайлау комиссиясендә башка сайлау участогында тавыш бирү хокукы бирүче исәптән төшү таныклыгы алырга кирәк....

Тавыш бирү көнендә сайлау бюллетеньнәре сайлаучыларга паспорт яисә аны алмаштыручы документ нигезендә бирелә.

Россия Федерациясе территориясендә гражданинның шәхесен билгеләүче документлар буларак түбәндәгеләр билгеләнгән:

- 1997 елның 13 мартында кабул ителгән РФ Президентының 232нче Указы һәм 1997 елның 8 июлендә РФ Хөкүмәтенең 828 карары белән расланган РФ гражданинының паспорты турындагы Положение нигезендә гамәлгә кертелгән Россия Федерациясе гражданины паспорты;

- СССР гражданины паспортының 1974 елда бирелгән үрнәге түбәндәге очракларда:

1) әгәр анда Россия Федерациясе гражданлыгы күрсәтелгән булса;

2) Россия Федерациясе гражданлыгы булуын дәлилләүче кушымта булса;

3) 1992 елның 6 февралендә Россия Федерациясе территориясендә даими яшәвен раслаучы тору урыны буенча теркәлү турында мөһер сугылган булса.

Моннан тыш, 1974 елгы үрнәктәге СССР паспортына тиешле яшькә җиткәч фотографияләр ябыштырылган булырга тиеш;

- 1997 елның 13 мартында кабул ителгән РФ Президентының 232нче Указы һәм 1997 елның 8 июлендә РФ Хөкүмәтенең 828 карары белән расланган РФ гражданинының паспорты турындагы Положение нигезендә гамәлгә кертелгән РФ гражданинына яңа паспорт алганчы бирелүче шәхесен билгеләүче вакытлыча таныклык.

1997 елның 8 июлендә РФ Хөкүмәтенең 828 карары белән расланган Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы Положениенең 7 маддәсе нигезендә РФ гражданины паспортының гамәлдә булу вакыты билгеләнгән:

14 яшьтән 20 яшькә җиткәнче;

20 яшьтән 45 яшькә җиткәнче;

45 яшьтән алып - чиге билгеләнмәгән.

20 һәм 45 яшькә җиткәч (чакырылу нигезендә армия хезмәте үтүчеләрдән кала), гражданинның паспорты алыштырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау документлар